Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Профессор Эльмас Нуруллинга олы бүләк тапшырылды

Казан дәүләт аграр университетының техник фәннәр докторы, профессор Эльмас Нуруллинга олы бүләк тапшырылды.

Ул фән һәм техника өлкәсендәге казанашлыры өчен, Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә ия булды.
Эльмас  Нуруллин Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. Ул әлеге уку  йортын кызыл дипломга  тәмамлый. Хәзерге вакытта шул аграр университетның авыл хуҗалыгы механизациясе факультеты деканы. Эльмас Габбасович – “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы” исеменә  лаек булган шәхес.
Эльмас Нуруллин заманында районыбызның “Актай” совхозын уңышлы җитәкләгән Габбас Мостафовичның олы улы.  Ул әтисе юлын уңышлы дәвам итеп, республикага, шул исәптән районыбызга югары квалификацияле авыл хуҗалыгы  белгечләре хәзерләүдә уңышлы эшли. 
Эльмас Нуруллин районыбыз белән  тыгыз элемтәдә яши.  Аны Әлки җирендә узган зур чараларда еш күрергә мөмкин. Ул Әлки якташлык җәмгыяте эшчәнлегендә дә актив катнашыра вакыт таба. 
Якташыбызны дәрәҗәле бүләк алуы белән кайнар котлыйбыз, аңа сәламәтлек һәм яңа хезмәт казанышлары телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эльмасны беренчедэн олы булэк алуы хэм яна 2023 нче ел белэн дэ котлыйм!!!Тагын да зур унышларга ирешуен телэп калам!!!