Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Профсоюз әгъзалары диңгез буенда ял итә ала

Профсоюзлар ул – эшчәнлек төрләре буенча уртак җитештерү, һөнәри кызыксынулары белән бәйләнгән кешеләр берләшмәсе.

Алар мөһим мәсьәләне – хезмәткәрләрнең кызыксынулары һәм хокуклары үтәлүен тәэмин итәргә тиеш. 


Районның мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы комитеты мәгариф учреждениеләре профсоюзларының җирле комитетлары белән җитәкчелек итә. Әлеге профсоюз районда иң күп сандагы. Район комитеты рәисе Рөстәм Билалов безне аның эше белән таныштырды.  


–     Район профсоюзлары, башкарма комитеты һәм эш бирүчеләр белән өчьяклы килешү төзелгән. Партнерлыкның нәтиҗәле системасы булдырылган, – дип сөйли ул.   


Мәгарифнең профсоюз оешмаларына 25 беренчел оешмалар – 19 мәктәп һәм гимназия, 29 балалар бакчасы, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм мәгариф идәрәсе үзе керә.  


–     892 профсоюз әгъзасы исәптә тора. Базарлы Матак урта мәктәбе (95 кеше) һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең (64 кеше) беренчел оешмалары – иң эреләре, – дип сөйли Рөстәм Әбрар улы. 


Җирле оешмада профсоюз әгъзаларының исемлеге төзелгән. Профсоюз әгъзаларына электрон профсоюз билетлары тапшырылган. Алар күпчелек сәүдә предприятиеләрендә, хезмәт күрсәтү оешмаларында, “Магнит”, “Пятерочка” кебек эре кибет челтәрләрендә бонус программасын булдырып, ташламалар хокукын бирә. 


–     Зыянлы эштә эшләгәннәре өчен, 93 кеше хезмәт хакына өстәмә акча ала, шундый шартларда эшләгән 15 кешегә өстәмә ял бирелә, – ди Рөстәм Билалов. – Безгә ел саен 3-4 профсоюз әгъзасы мөрәҗәгать итә. 2022 елда 241 кеше шәхси кабул ителде. Без профсоюз әгъзаларына социаль-икътисади, хезмәт хокукларын яклау буенча бушлай практик ярдәм дә күрсәтәбез. 


Безнең профсоюз ташламалы стажга хокуклы укытучыларны да күзәтә. Вакытыннан алда иминиятле пенсия билгеләнү буенча сораулар туганы юк. “2023 елда 10 укытучыга ташламалы хезмәт стажы каралган, аларның документлары әзер инде”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Әбрар улы.


2022 елда җирле профсоюз оешмасы  алдынгы педагог һәм тәрбиячеләргә үз бүләкләрен бирде, 7 номинация буенча медальләр тапшырды. 2023 елда да әлеге эш дәвам ителәчәк, номинацияләр санын арттыру каралган. Без профсоюз әгъзаларына “Алинә” бассейнына абонементлар алырга ниятлибез. 


Берничә ел инде республика комитетының “Ана һәм бала. Бергә булганда, барысын да эшли алырбыз” дип исемләнгән программасы эшләп килә. Әлеге программа кысасында профсоюз әгъзалары язгы һәм көзге каникуллар вакытында 12 көн дәвамында җирле комитет акчасына бушлай үзләренең һәм балаларының сәламәтлекләрен ныгыта ала. Быел әлеге проект дәвам ителәчәк. 


Бездә шулай ук “Профсоюз әгъзаларын ташламалы сәламәтләндерү” программасы да эшләп килә, алар хисабына Татарстан шифаханәләрендә 14 кеше дәваланды. Шул ук вакытта профсоюз әгъзасы үзе юлламаның 50 яисә 70 процентын гына түли. Бернинди белешмәләр китерү дә сорлмый. Гомумроссия мәгариф профсоюзының әгъзасы булу гына таләп ителә. 


Узган ел 5 кеше бюджет юлламалары буенча  республика шифаханәләрендә сәламәтлекләрен ныгытты. Мәгариф хезмәткәрләренең 42 баласы шифаханә һәм балалар сәламәтләндерү  лагерьларында ял итте.


Профсоюз әгъзаларына “Кырымда ял” проекты буенча 16 000 сумга диңгез буенда ял итү мөмкинлеге бар. 30 000 сумга Сочига ял итәргә барырга була. Әлеге программалар быел да гамәлдә. 


Профсоюз экскурсияләр оештыра, профсоюз әгъзалары һәм мәгариф ветераннары әлеге программаны бик теләп куллана. 89 кеше Казан һәм Тольятти шәһәрләренә бардылар. Һөнәри осталык бәйгеләрендә  җиңүчеләрне теплоходта экскурсиягә алып бару ниятләнелә. 
Рөстәм Билалов шулай ук профсоюның пенсионерлар, элеккеге әгъзалары, әз керемле хезмәткәрләр белән даими эшләве турында да сөйләде.  Аларга Җиңү көне һәм Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан азык-төлек җыелмалары сатып алына. Профсоюз әгъзаларына матди ярдәм ясала. “Безнең бурычлар күп, әмма беренчел оешмаларның рәисләре белән бергә эшләп, без яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез”, – дип өстәде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев