Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Радик Минһаҗев - виртуоз рәссам

Пианист һәр көн күнекмәләр ясаса гына, оста музыкант булып кала, ә рәссам?! Ул да нәкъ шулай: һәр көн сурәт ясарга тиеш.

Бары тик шушы кагыйдә буенча яшидер дә инде ул күренекле рәссамнар.
 Искиткеч талантлы рәссам Радик Миңһаҗев әсәрләрен күрү белән үк сокланудан тын каласың. Ничек җиңел итеп ясалганнар дип уйлыйсың! Аның бик тыйнак булуын да исәпкә алырга кирәк әле. Миңа калса, талантының дәрәҗәсен күрсәтеп торучы шушы әсәрләре буенча гына да ул Татарстанның халык рәссамы исеменә лаек. 
Радик Вакыйф улы 1963 елның 4 июнендә Әлки районы Карамалы авылында туган. 1982 елдан Казанның сынлы сәнгать училищесын, 1990 елда Харьков сынлы сәнгать институтын уңышлы тәмамлаган. Оста 1990 елда  – Россия, 2001 елда Татарстан Рәссамнар берлегенә кабул ителгән. 1990 елдан Чистайда яши. 
Ул бар төр жанрларда да иҗат итә. Пейзажлары, сюжетлары тематик картиналары, натюрмортлары, портретлары, интерьер белән бәйле иҗат эшләре – һәммәсе дә бар мактауга лаек, алар майлы һәм акварель буяулар, пастель кулланып ясалган. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 1990 елдан алып, күп күргәзмәләрдә катнаша. Шәхси күргәзмәләре дә һәрчак зур уңыш белән үтә. Күп иҗат бәйгеләрендә җиңеп чыккан оста ул. 
Сәнгать сөючеләренең күңеленә хуш килгән график әсәрләре каләм, күмер, сангина, кара соус, сепия кулланып башкарылган. Радик Миңһаҗев чын ватанпәрвәр, киндерләрендәге Казан, Әлки, Әлмәт, Чистай, Кырым табигате, шушы якларга хас борынгы архитектура үрнәкләре озакка истә калырлык итеп язылган: аларга кешеләрнең ыгы-зыгысы да өстәлмәгән – шәһәр пейзажларында тынлык хас. Ә менә график портретларындагы образлар кирәгеннән артык купшы ясалмаулары белән үк тамашачы күңелен яулый. Кешеләрне гадәти тормышта ничек күрә, шулай итеп ясый торган рәссам ул. 
Радик Вакыйф улы иҗат иткән хатын-кыз портретларына күз салсаң, алардан да рәхәт бер халәт кичерәсең. Татар хатын-кызларына хас мөлаемлык, матурлык, ихласлык, игелеклелек сыйфатлары балкышын никадәр осталык белән күрсәтә белә ул. Авылда яшәп, гади тормыш алып баручы, авыр физик хезмәттән курыкмыйча, үз тырышлыклары белән таулар күчерерлек татар ир-атларын да шулкадәр дәрәҗәдә яхшы аңлап сурәтли! Аның өчен – тамашачы игътибарын модельнең киеменә, тышкы бизәкләренә түгел, ә яхшы якларына ассызыкланган эчке дөньясына юнәлтү күпкә мөһим. 
Бу талант иясе безне алдагы  елларда да үзенең виртуоз әсәрләре белән шатландырсын. Аның соклангыч иҗаты күпләрне матурлык дөньясында илһамландырсын! 
Зилә Нигъмәтуллина. “Сөембикә” журналы, №7/2023
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев