Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рафикъ Галләмовка “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде

Һөнәри осталык, максатчанлык, җаваплылык һәм, һичшиксез, туып үскән төбәгеңне ярату – болар быел “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен алган бүгенге язмабыз каһарманы Рафикъ Галләмовның иң төп сыйфатларының әле берничәсе генә.

 
Рафикъ Мөкътәсим улы бүгенге көндә районыбызның авыл хуҗалыгы идарәсендә җитештерү-маркетинг бүлегендә киңәшче вазыйфасын били. Гади генә итеп әйткәндә, ул барлык авыл хуҗалыгы техникасының халәтен, аларның төзеклеген, шул мәсьәләдә килеп туган борчуларны белеп, тиешле чараларны күрү өстендә эш алып баручы кеше. Билгеле, авыл хуҗалыгы тармагында күп еллар хезмәт иткән, тырыш, үҗәт булганда һәм дөрес карарларны кабул итә белүеңне күрсәткән очракта гына әлеге җаваплы вазифага билгеләргә мөмкиннәр. 

“Һөнәремне дөрес сайладым”
Рафикъ Мөкътәсим улы үзе –  белгечлеге буенча мал табибы. Түбән Әлки авылында туып, аның урта мәктәбендә бары тик яхшы билгеләргә генә укыган егет бик җиңел генә Казан дәүләт ветеринария институтының “Ветеринария” белгечлегенә укырга керә. Ни өчен әлеге уку йортын сайладыгыз дигән соравыбызга җитәкче исә болай дип җавап бирде:
–    Нәселебездә мал табиблары юк. Авылыбыздагы берничә егет әлеге уку йортында белем ала иде, без дә сыйныфташым Шамил Садриев белән шунда барып, имтиханнар тапшырып карарга булдык. Аннары Ленин исемендәге колхозда практика үтәргә туры килде һәм мин беренче көннән үк эшемне яраттым. Шунда белгечлегемне дөрес сайлаганмын дип уйладым һәм ничә еллар эшләү дәверендә әлеге юнәлештә белем алуыма бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Төркемдәшем Шамил да бүгенге көндә дә Түбән Әлки авылында мал табибы булып эшли. Димәк, без әлеге уку йортында укып, һич тә ялгышмаганбыз. 

“Үз районыма кайттым”
Авылда туып үскән һәм бары тик үз төбәгендә генә хезмәт итү турында уйлаган ир-егет Ватан алдындагы хәрби бурычны  үтәп кайтканнан соң, Ташбилге авылында белгечлеге буенча – баш мал табибы вазифасында ныклап эшкә керешә. 1986 ел була ул. Ун елдан артык хезмәт куйганнан соң, белемле һәм шактый тәҗрибә дә туплаган Рафикъ Мөкътәсим улы Әлки районының ветеринария станциясенә баш мал табибы итеп билгеләнә. Аннары кешеләр белән уртак тел табып, эшне оештыра белгән җитәкчене “Кызыл Шәрык”ка караган Балык Бистәсе, Нурлат, Алексеевск районнары буенча токымлы терлекләр тармагына директор итеп куялар. 
–     Берничә елдан соң, ул вакыттагы район башлыгы Фердинант Дәүләтшин чакыртып: “Үзебезгә кайт әле”, – диде. Мин ризалаштым. Һәм 2015 елга кадәр, бүгенге көндәге вазифага билгеләнгәнче, районыбызның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе булдым.  Беренче чиратта, мин – мал табибы. Шул юнәлештә кешеләргә күп ярдәм иттем, бүгенге көндә дә шалтыратып киңәш сораучылар күп. Файдалы булуыма исә шатланам гына, белгәннәрем белән бик теләп уртаклашам, - диде Рафикъ Галләмов, хезмәт юлы турында сөйләгәндә.

“Техника елдан-ел  яңара”
Авыл хуҗалыгы техникасы өчен җаваплы җитәкчедән районыбыз хуҗалыкларындагы машина-трактор паркы торышы турында да кызыксындык.
–    Без хуҗалык инженерлары белән даими элемтәдә торабыз. Техниканың төзеклеген бергә тикшереп, аларга киңәшләребезне бирәбез. Җитешсезлекләр турындагы мәгълүматларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җиткезеп, борчуларны хәл итәргә тырышабыз. Шунысы сөендерә: районыбыз авыл хуҗалыгы тармагы техникасы елдан-ел яңара. Мәсәлән, быел “Кызыл Шәрык” җәмгыятенә 6 куәтле “К-744” тракторы кайтты. “Хузангай” җәмгыяте базасы көчле. Ул быел 10 яңа автомашина белән тагын да тулыланды. Фермер хуҗалыкларына да республиканың ярдәм проектлары эшләп килә. Алар сатып алган техниканың 30 процент акчасы кире үзләренә кайтарыла. Менә шул программа нигезендә быел фермер Руслан Сутягин да чәчү агрегаты сатып алды. Яңа заманча техника күп икән, димәк, мул уңыш җыеп алуга да өмет зур, – диде әңгәмәдәшебез, уңышлары белән сөенеп. 

Гаилә ул – терәк
Рафикъ Мөкътәсим улының тормыш юлдашы – Тәскирә Бәдретдин кызы. Кулына диплом алып, эшкә алынган егет Урта Әлкидән Түбән Әлки клубына мөдир булып килеп эшләгән кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Менә шул 1984 елдан алар тормыш юлыннан бергә атлый. Ике ул тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә өч оныклары бар. Әйе, янәшәңдә сине аңлый, авырлык һәм шатлыкларны уртаклашырдай кешең булганда гына, катлаулы хезмәт юлын үтү, хезмәт баскычыннан югары күтәрелү мөмкиндер. Без дә Рафикъ Галләмовны әлеге зур, мактаулы исем алуы белән чын күңелдән котыйбыз. Ул алга таба да яңа уңышлар яулауга этәргеч бирсен! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев