Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Раил Гатауллин әлки хатын-кызларын бәйрәм белән котлый

Раил Гатауллин: Алпар урта гомуми белем мәктәбе директоры:


– Хәзер бәйрәмнәр күп. Әмма 8 мартта хатын-кызларны котлау – Совет чорыннан килгән матур гадәт. Мин бәхетле, әлеге көндә тәбрик итәр якыннарым бар. Аллага шөкер, әнием дә исән-сау. Студент елларыннан башлап, тормышымдагы иң газиз кешемә чәчәкләр һәм истәлек бүләге алып кайта идем, хәзер дә шулай. Әмма бүгенге көндә мин аны котларга ялгыз түгел, ә гаиләм белән киләм. Бәйрәм көнендә абый да гаиләсе белән төп йортка кайта һәм без бергә табында әнигә матур теләкләрне ирештерәбез.

Гаиләдә 8 март иртәсе тормыш иптәшем Рәзинә Рәгыйб кызын котлаудан башлана. Гаиләдә без өч ир-ат – ике улыбыз һәм мин бүләкне алдан әзерләп куябыз. Һичшиксез, чәчәкләр бәйләме дә алабыз.

Хатын-кызлар көнен эштә дә билгелибез. Шуны әйтергә кирәк: мәктәптә безнең ике ир-ат, ә укытучыларыбыз – 11 әү. Шулай да сынатмыйбыз: чәй табыны әзерләп, истәлекле бүләк тә тапшырабыз. Алар да безне 23 февральдә котладылар. Бергә “Солдатта булган, диләр” дигән җырны да башкардылар. Без дә, гадәттә, матур котлау сүзләре дә җиткерәбез, шигырен дә сөйлибез. Элек Рәфис абый Сабиров эшләгәндә, ул гармунда уйнап, бергәләшеп җырлый да идек. Быел да “программа”ны уйлыйсы булыр...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев