Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина лаеклы ялга китте

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина үз теләге белән гариза язып лаеклы ялга китте.

 Рәсимә Әхәт кызы хезмәт юлын 1980 елда Әхмәт клубы директоры буларак башлый. Читтән торып, Алабуга мәдәният институтын тәмамлый. 1987 елдан район мәдәният бүлегендә әйдәүче белгеч буларак эшен дәвам иттерә. 2011 елдан бүлек җитәкчесе итеп билгеләнә.

Район мәдәният бүлегенә караган учреждениеләрдә 270 кеше хезмәт куя. Рәсимә Гайфуллина районның иң зур оешмаларының берсе булган коллектив белән уңышлы гына 15 елга якын  җитәкчелек итте.

Аның намуслы хезмәте күп кенә район, республика бүләкләре белән бәяләнде. Рәсимә Әхәт кызы “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем иясе, ике ел элек “Фидакарь хезмәте өчен “ медале тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев