Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәдәният йортында дүртенче чакырылыш Әлки муниципаль район Советының ХХVIII утырышы булды

Бүген, 22 февральдә, район мәдәният йортында дүртенче чакырылыш Әлки муниципаль район Советының ХХVIII утырышы булды.

Биредә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев, “Россельхознадорның” Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев, Александр Чубаров, “ТРның муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясе рәисе киңәшчесе Фердинат Дәүләтшин, ТР Рәисе аппаратының, министрлык һәм идарәчелекләрнең җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры урынбасары, учреждение-оешма җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. 

Утырыш башланыр алдыннан кунаклар Әлки һәм Спас районнарының Базарлы Матактагы төзекләндерелгән хәрби коммиссариаты бинасын карадылар һәм “Актай” яшүсмерләр клубында булдылар.

Муниципаль район Советы утырышында Әлки районының  2023 елда социаль-икътисади үсеше  нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында район башлыгы, район Совет рәисе Александр Никошин чыгыш ясады. 

Шулай ук район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиевага һәм Иске Алпар җирлеге башлыгы Ренас Сәлаховка сүз бирелде. 
Район Советы депутатлары каралган мәсьәлә буенча тиешле карарларны кабул итте. Соңыннан бер төркем әлкилеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев