Район мәдәният йортында Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды
Район мәдәният йортында Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бирегә үз хезмәтләре һәм сәләтләре белән башкаларга бәйрәм кәефе тудыручылар, якташларын рухландырып һәм шатландырып, җирлегебез халкы гореф-гадәтләрен олылаучы һәм саклаучылар җыелды.
Аларны бәйрәмнәре белән иң элек район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова котлады. Алар хезмәтләренә тугрылыклы булганнарга, иҗадилыклары һәм җирлегебезнең мәдәни тормышы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен, рәхмәтләрен белдерде.
Мәдәният тармагындагы бер төркем хезмәткәрләр лаеклы рәвештә бүләкләнде дә. Күп еллар дәвамында хезмәтләрен яратып, нәтиҗәле эшләүчеләргә район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары тапшырылды.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллинаның эшеннән үз теләге белән китүе турындагы белдерүе дә чараның дулкынландыргыч мизгелләре булды. Аңа намуслы хезмәте өчен ихластан рәхмәтләр җиткерелде. Рәсимә Әхәт кызы хәзер күптән хыялланган эше – халык театрын үстерү белән шөгыльләнәчәге турында да сөйләде.
Бу тармакның яңа җитәкчесе Алинә Хәлиуллина да җыелучылар алдында, әлеге эшне ышанып тапшырулары өчен, рәхмәтләрен әйтте һәм яңа иҗади проектларны кертү, гадәтләрне дәвам итү юлы белән район мәдәниятен үстерү юнәлешендә эшләргә әзерлеген белдерде.
Мәдәният хезмәткәрләре үзләре үк әзерләгән концерт номерлары хезмәттәшләренең җылы котлаулары белән үрелеп барды.
– Җырчылар һәм китапханәчеләр, музей һәм кино хезмәткәрләре – без барыбыз да төрле, әмма безне бер нәрсә берләштерә – без кешеләргә җылылык, матурлык бүләк итәбез, зур эшләргә илһамландырабыз. Берәүләребез көйләр белән йөрәкләрдә дәрт уята, икенчеләр китаплары белән гаҗәеп белем дөньясын ача, башкалар экспонатларда хәтерне саклый, экранда могҗизалар күрсәтә, ә кемдер тыныч авыл клубын шатлык авазлары, җыр яңгыраган тартылу үзәгенә әйләндерә. Хезмәтегез, үз эшегезне йөрәгегезне биреп башкаруыгыз өчен рәхмәт, сездән башка районыбызның мәдәни тормышы күңелсез булыр иде, – дип хезмәттәшләрен котлады музыка мәктәбе директоры Алсу Сутягина, мәдәният өлкәсендә һәркем эшли алмавын, биредә иҗади яктан сәләтлеләрнең генә үз урыннарын табуын билгеләп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев