Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үзәге Базарлы Матакта Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан ярминкә оештырылды

​​​​​​​ 14 октябрьдә район үзәге Базарлы Матакта Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан ярминкә оештырылды.

 Иртәнге сәгать сигездә үк район мәдәният йорты хезмәткәрләре дәртле җырларын яңгаратып, халыкны бәйрәмгә чакырды. Төрледән-төрле ризыклар, кием-салым, көндәлек кирәк-ярак тәкъдим иткән сәүдә рәтләре исә үзәктә – Крайнов урамы буенча тезелеп киткән иде.  Районыбыз башлыгы Александр Никошин да ярминкәне карап, әлкилеләргә күңел теләгән бар нәрсәнең үтемле бәядән тәкъдим ителүен хуплады. Авыл хезмәтчәннәренә багышлап, ярминкә үткәрелү – иң дөреседер. Чөнки аларның хезмәт нәитҗәсе, ни дәрәҗәдә мул уңыш җыеп алулары нәкъ менә шунда күренә.

Алдан әйткәнемчә, ярминкәдә күңел теләгән бар нәрсә дә бар иде: мөгезле эре терлек итләре, кош түшкәләре, сөт-ит ризыклары, балыклар, яшелчәләрдән кәбестә, кишер, суган, сарымсак, сайлап алу мөмкинлеге тудырып, берничә урында сатылды. Монда төрле тәм-томнар, якын-тирәгә хуш исе таралган яңа пешкән ипи дә, тозланган-ысланган ризыклар да бар иде. Ә кием рәтләре турында аерым әйтергәк кирәк. Салкыннар якынлашуын аңлап, кешеләр аеруча җылы аяк, баш киемнәрен сайлады. Шулай ук Крайнов урамы белән Советская урамнарын тоташтырган тыкрыкта  “КамАЗ” арбасына төялгән ярган каен утыны, киселгән агачлар, көрпә, арпа тәкъдим ителде.

Сату ничек бара соң? Кешеләр канәгатьме? Районыбыз кешеләрен аеруча нәрсәләр кызыксындыра, нинди әйберләргә ихтыяҗ зур? Шул сорауларга җавап эзләп, без ярминкәдә катнашучыларга – сатучыларга да, товарлы булучыларга да мөрәҗәгать иттек.

Надежда Карагина, Базарлы Матак:

  • Мин базарда атна саен сәүдә итәм. Кешеләргә мең төрле вак-төяк – өйдә, кулланылышта көндәлек кирәкле әйберләр тәкъдим итәм. Ярминкә оештырылуын бик хуплыйм. Бик теләп биредә катнашам. Базарга күбрәк район авылларыннан килсәләр, бирегә Базарлы Матакның үзендә, аеруча үзәк өлешендә яшәүчеләр чыга.

Габделбәр Сабиров, Балык Бистәсе:

  • Без менә кәҗә мамыгыннан бәйләнгән оекбаш-бияләйләр, башлыклар, шәлләр алып килдек. Шатланабыз: әле килеп урнаштык кына, сатып алучылар булды да инде. “Киемнәрне 60 ел инде үзем бәйлим, – дип сүзгә кушылды аның хатыны Фәния апа да. – Районыгыз кешеләре дә

Мәрьям Гыйниятуллина, Базарлы Матак:

  • Хуҗалыгыбызда тавыклар үстердек, хәзер менә көз аларны үз вакытында урнаштырырга да кирәк. Шуңа да ярминкә оештырылуын көтеп тордым, киченнән авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итеп булу хәбәрне ишеткәч, бик сөендем. Менә бер тавык түшкәсен саттым да инде.

Нурсалим Гатауллин, Алексеевск районы:

  • Мин үз илебездә – Самара өлкәсендә үстерелгән алмаларны алып килдем. Мин ярминкәне оештыручыларга бик рәхмәтле. Халык алып килгән җимешемне бик яратып ала. Чөнки алар химикатлар белән эшкәртелмгән, авырулар белән бозылмаган. Шуңа да мин барысыннан да канәгать.

Гатауллин Радик, Базарлы Матак:

  • Мин район үзәгендә яшәп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм. Җирләрем бар, анда бөртек үстерәм. Менә  бүген сатуга җыеп алган уңышымны – арпа алып килдем. Аның килограммын 10 сумнан тәкъдим итәбез. Яхшы сатыла, алучылар күп.

Сораштырулардан күренгәнчә, ярминкәдә үзләре җитештергән ризыкларны, товарларын тәкъдим итүчеләр сату барышыннан канәгать калган. Шул ук вакытта букча-букча кирәк-яраклы булучыларның да күңелләре күтәренке иде.

Айсинә Молчанова, Базарлы Матак:

  • Мин үзем Әгерҗе районыннан. Биредә җиде ел яшим инде. Ярминкәләргә һәрвакыт киләм. Бүген дә бар кирәкле әйберләрне –  сыр, май, эремчек сатып алдым.  Миңа аеруча сатучыларның кешеләргә карата мөгамәләсе ошый. Кирәк булмаса да, алып куюың бар...

Зилә Сафиуллина, Үргәгар авылы:

  • Ярминкә буласын ишеткәч, махсус килдем. Алма сатып алдым. Быел үз алмагачларыбыз җимешен бирмәде. Өйгә кирәкле вак-төякне дә караштырам. Мобилизацияләнүчеләргә ярдәм оештырылды. Шунда тапшыру өчен дә азык-төлек сатып алдым. Ялларда оныкларым да кайта, аларны да сыйлыйсы килә. Шуңа тәм-том сатучыларга да тукталдым. Мондый ярминкә оештыруларыннан бик канәгать: кирәк әйберне, бәясенә карап, сатып аласың. Ярминкәләрдә яшелчәләр, азык-төлек арзанрак та була.

Рамил Гатауллин, Алпар авылы:

  • Мин җомга саен базарга киләм. Сыналган сатучыдан сөт ризыклары – эремчек, май сатып алам. Менә ярминкәдән дә аны эзләп таптым. Ризыклар яңа әзерләнгән, тәмле була. Ярминкә булгач, башка кирәк-яракка да күз төшә. Менә хуш исле, яңа пешкән ипи дә сатып алырга булдым.  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев