Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда “Ватаныбыз даны өчен җырлыйбыз” дип исемләнгән муниципаль дәрәҗәдәге бәйге узды

Бәйрәмнәр алдыннан – 27 апрельдә “Ватаныбыз даны өчен җырлыйбыз” дип исемләнгән муниципаль дәрәҗәдәге бәйге узды.


Анда районның бар мәктәпләреннән дә укучылар катнашып, ватанпәрвәрлек рухындагы җырлар башкарды. Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган әлеге чара Базарлы Матакның Үзәк паркында үткәрелде. 

Базарлы Матак укучылары тарафыннан тантаналы төстә Россия һәм Татарстан гимннары башкарылган соң, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары Мария Платонова сүз алып, җырның кешеләрнең аерылгысыз юлдашы булуын ассызыклады.

–     Бу ватанпәрвәрлек рухындагы җырларны Бөек Ватан сугышында катнашкан безнең бабайлар җырлаган. Аларга гаять зур мәгънә салынган. Бу җырларны башкарып, без әлеге вакыйгаларны онытмавыбызны күрсәтәбез, яу кырларында һәлак булучыларны искә алабыз, – диде ул.

Мәктәп укучылары җырларны зур осталык белән башкарды. Аларның моңа җитди әзерләнүе тамаша кылучыларга тәкъдим иткән җырга туры китереп киелгән киемнәреннән үк күренә иде.  Соңыннан җиңүчеләр  ачыкланды һәм бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев