Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Алпарда ике бәйрәм: авылга нигез салынуга - 375, мәктәпкә 100 ел

Иске Алпар урта гомумбелем бирү мәктәбе быел 100 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Ә авылга нигез салынуга исә быел 375 ел тулачак. Бу зур датаны июль аенда икесен бер көндә бәйрәм итү ниятләнелә. Шул уңайдан мәктәптә әзерлек эшләре – капиталь ремонт башланган. Соңгы кыңгырау бәйрәменә килүчеләр дә үзгәрешләрне күрде. Мәктәпкә яңа гына брусчатка җәелгән сукмактан атлап кердек. Укучылар белем алган бүлмәләр дә матур төсләр белән заманча рәсемнәр төшерелеп буялган. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә мәктәп директоры Раил Гатауллин башкарылган эшләр турында да әйтеп китте. 

–    Мәктәптә бер ай элек ремонт эшләре башланды. Бар бүлмәләр, актлар залы, спорт залы, китапханә төзекләндерелде. 11 бүлмәдә эш төгәлләнде, 12 нчесендә бүгенге көндә эш бара. Коридорларыбыз матур, линолеумнар әлегә таушалмаган. Ә менә стендларның яңалары кайтачак, – диде ул.

Бу ремонт эшләре район администрациясе, мәгариф бүлеге ярдәме белән эшләнә икән. Шулай ук юбилей уңаеннан авылдан чыккан, бу мәктәптә белем алган элеккеге укучылар иганәчелек ярдәме күрсәткән. Алпар мәктәбен өч меңгә якын укучы тәмамлаган бит. Бик күпләр – абруйлы, дәрәҗәле кешеләр. Андыйлар арасыннан үзләреннән саллы өлеш кертүчеләр күп икән. 

–    300 дән артык кеше акчалата ярдәм күрсәтте. Сыйныфлары белән җыелып бирүчеләр дә бар. Алар саны – 18 әү, – ди Раил Мөдәррис улы. 

Җыелган акчага әле алда тагын күп эшләр ниятләнелгән: мәктәпне штукатурлап буярга, брусчатка җәяргә, кафельләр ябыштырырга ниятли алар. 

Тагын шуны әйтергә кирәк: быел яхшы укыган, төрле олимпиадаларда, спорт ярышларында урыннар алып, мәктәп данын яклаучы укучылар акчалата бүләкләнде. Мондый бүләкне аларга якташлары Имамов Марсель ясаган. Ул шулай Алпар мәктәбен моннан күп еллар элек тәмамлаган әтисе Мөкатдис абыйның исемен мәңгеләштерергә теләп, аның исемендә фонд булдырган. Быел ул моңа 100 мең сум акча күчергән һәм алдагы елларда да шулай укучыларны бүләкләүдә 
үз өлешен кертергә вәгъдә иткән. 

–    Бу премияләр алга таба да укучыларга яхшы укырга, җиңүләр яулау өчен бар тырышлыкны куярга тагын бер этәргеч булыр дип ышанабыз, – ди мәктәп җитәкчесе. 

Без исә кайчандыр күп кенә тирә-як авыллар өчен бердәнбер урта мәктәп булып, күпләп укучы укыган, көчле мөгаллимнәр белем биргән данлыклы белем йортының киләчәге булыр дип өметләнәбез. Бүгенге көндә балалар әз булса да, алар да мәктәп горурлыгы дип әйтерлек уңышларга ирешсеннәр, дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев