Рамазан уңаеннан бүләк
Ураза гаетендә Түбән Әлморза мәчете бензин ягып эшли торган чапкычка ия булды. Түбән Әлморза имам хатыйбы Насыйбулла Саттаров редакциягә шылтырытып әнә шул шатлыгын уртаклашты. Бик кирәкле әлеге чапкычны мәчеткә Базарлы Матактан эшмәкәр Алмаз Зарипов бүләк иткән икән. Мәчет аксакаллары эшмәкәргә ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр, уңышлар телиләр. Алмаз Зарипов балалар бакчасына, мәктәпләргә,...
Ураза гаетендә Түбән Әлморза мәчете бензин ягып эшли торган чапкычка ия булды.
Түбән Әлморза имам хатыйбы Насыйбулла Саттаров редакциягә шылтырытып әнә шул шатлыгын уртаклашты. Бик кирәкле әлеге чапкычны мәчеткә Базарлы Матактан эшмәкәр Алмаз Зарипов бүләк иткән икән. Мәчет аксакаллары эшмәкәргә ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр, уңышлар телиләр.
Алмаз Зарипов балалар бакчасына, мәктәпләргә, мәчетләргә, Базарлы Матактагы мәдрәсә төзелешенә гел ярдәм итеп тора. Аның игелекле гамәлләрен алга таба да күрсәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев