Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәмзил Әхмәдиев Ташбилге авыл җирлегендә 2024 елда башкарылган эшләре буенча халык алдында хисап тотты

Ташбилге – заман җилләренә бирешмичә, үз йөзен, халык санын, матур яшәү рәвешен саклап килгән авылларның берсе. Биредә халык җыены үтте. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты.

 

Ташбилге – район үзәгенә терәлеп диярлек торган авыл. Шуңа да монда тормыш күбрәк Базарлы Матак белән үрелеп бара. Бик күпләр район үзәгендә эшли.

Ташбилгедә 138 хуҗалык бар, 388 кеше яши. Җирлек составына кергән Урта Биктимердә яши торган 11 хуҗалык калган. Аларда 18 кеше исәпләнә.

Ташбилге авыл җирлеге башлыгы вазифасын оста итеп Рәмзил Әхмәдиев башкара. Аңа бу хезмәт озак еллар җирлек башлыгы булып хезмәт куйган әнисе Хәрирә Әгъзам кызыннан күчкән иде.

Рәмзил Әхмәдиев 2024 елда башкарылган эшләре буенча халык алдында хисап тотты.
Авылларда хезмәт итү яшендәге 229 кеше бар. Аларның күпчелеге бюджет оешмаларында, “Кызыл Шәрык-Агро”да, “Хузангай”да эшлиләр.

Мәктәп яшендәге балалар – 37. Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә –25, Базарлы Матак мәктәбенә – 9 укучы йөреп укыса, 2 укучы Базарлы Матак аграр көллиятендә һәм 1 бала Болгарда белем ала.

Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар да күп монда – 11 гә җиткән.

Дөрес, аяныч демографик хәл бу авылга да кагылган – 1 бала туган, 10 кеше бакыйлыкка күчкән. Бер егетләре – Илсаф Фәтхетдинов Россия кораллы көчләре составында хезмәт итә. Ә Айнур Ситдиков һәм Раил Хөснетдинов махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтиләр.

Рәмзил Әхмәдиев үз чыгышында сугыштагы егетләргә һәрдаим гуманитар ярдәм күрсәткән авылдашларына олы рәхмәтләрен җиткерде. Җирлек башлыгы халыкны үзара салым акчасына башкарылган эшләр белән таныштырды. Моннан тыш Ташбилгедә, халык белән бергәләп, чишмә тирәсен төзекләндерү буенча җитди эшләр башкарылды. Былтыр биредә зираттагы тарихи ташларны торгызу буенча да күп эшләнде. Әлеге чаралар авыл тарихына кереп калырлык зур тантана рәвешендә уздырылды. Бу авыл халкына  бик хас сыйфат– бердәмлек.

Авыл китапханәсенең мәдәният йорты белән берлектә башкарган эшләре белән Ләйсән Насыйбуллина таныштырды.
 “Көнбатыш Әлки” территориаль идарәсе эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Марс Сәгыйров чыгыш ясады. Ул үзенең борчылуын белдерде:

–    Элек бездә Ташбилгедән дистәдән артык егет механизатор булып эшли иде. Хәзер бары ике кеше хезмәт куя. Бездә бит хезмәт хаклары әйбәт – комбайнчы-механизаторлар 150-200 мең сумга чаклы алалар. Ә яңа техника акрынлап кайтып тора. Егетләрне эшкә чакырам, – диде ул. 

Авыл халкы җирлекнең эшчәнлеген уңай бәяләде. Бер генә кешедән  дә ризасызлык белдергән сорау яңгырамады. Лаеклы ялдагы Гөлҗиһан Хәсәнова басып:

–    Мин үзебезнең фельдшерыбыз Алена Рябининага олы рәхмәтләрне җиткерәм. Ул эшчәнлеген бик актив башлады: йорттан-йортка йөреп, халык белән танышты, аларның сәламәтлеге белән кызыксынды. Безне район үзәгенә, Казан табибларына кабул итүгә яздыруда да булыша. Халык сәламәтлеге өчен җан атып йөри ул, – диде.

Җыен ахырында махсус хәрби операциядә катнашкан Айнурның әнисе Алсу Ситдыйковага район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Ташбилге башкарма комитеты исеменнән юбилярлар, күп сөт тапшыручылар, уңышлы эшләүчеләр, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар һәм Яңа ел бәйрәменә өйләрен матур бизәүчеләр бүләкләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев