Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәшит Мусин Иске Чаллы авыл җирлеге халкы белән уртак тел табуга ирешкән

Иске Чаллы авыл җирлеге халкы да, елга бер үткәрелгән җыенга килеп, райондагы һәм авылларындагы узган елгы эш нәтиҗәләрен барлый, быелгысы елга куелган максатларны белә, җитәкчеләргә, белгечләргә үзләрен борчыган сорауларын бирә алды.

Бергә барысы да хәл ителә

Яңа һәм Иске Чаллы, Бибай Чаллысын берләштергән җирлектә  авыл башлыгы вазифасын Рәшит Мусин башкара. Үргәагар авылыннан килеп, икенче елын гына эшли, шулай да ул авыл кешеләре белән уртак тел табуга ирешкән. 

–    Без сезнең белән көн саен бергә. Борчулар килеп чыга икән, иртәме, кичме, төнме – миңа мөрәҗәгать итә аласыз. Без аларны бергә хәл итәбез. Авыл җирлегенә кагылышлы эшләрне башкаруда һәрвакыт ярдәм итүче кешеләр бар, аларга рәхмәт, – диде ул, авылдашларга таныш исемнәрне санап.

Узган елда бу авылларда күп эшләр башкарылган. Шулардан иң зурысы, авылда һәркемгә күзгә ташланганы ул – Иске Чаллы мәдәният йортына капиталь ремонт ясалу. Аның, чыннан да, тышы да, эче дә танымаслык үзгәргән. Җыенга дип бирегә килгән авыл халкы да шатлыклы хисләр кичергәндер. Чөнки бар җире яңартылган бина эченә атлап кереп, яңа канәфиләрдә утырып, сәхнәне күзәтү үзе ни тора бит! Аның мөдире –  Илсур Шәмсетдинов. “Бар мәдәни чараларны бик тырышып, күңел җылысын биреп үткәрүче ул”, – диделәр аның хакында авылдашлары. Яңартылган мәдәният йорты озак еллар гөрләп торсын, биредә әле бик күп чаралар үтсен шул. 
Һәр җирлектәге кебек үк авыл кешләре үзара салым акчасын җыйган, дәүләттән тиешле ярдәм кайткан. Бу акчалар авылларны чистарту, төзекләндерү өчен тотылган. Авыл кешеләре үзләре дә бердәм: хәбәр бирелүгә җыелышып, җәй айларында зиратны, юлларны чистартып торган.

Терлекне күпләп асраучылар бар

Авыл җирлегендә күп кешегә хезмәт урыны бирә торган җәмгыять – Чаллы терлекчелек комплексы бар. Биредә теше бозаулар үстерелеп, орлыкландырылып, башка җәмгыятьләргә озатыла. Җирлек башлыгы чыгышыннан күренгәнчә, комплекста 55 кеше эшли. Әмма күбесе читтән килеп хезмәт куючылар икән. Бу авыл кешеләренең күбесенең өлкәнәюе, яшь гаиләләр аз булу белән дә бәйле. Кызганыч, җирлекнең төп мәктәбендә дә 19 бала гына белем ала, ә узган елның сентябрь аенда, балалар саны кимү сәбәпле, “Чулпан” балалар бакчасы, гомумән, ябылган да. 

Шулай да бу җирлек авылларында күп терлек асраучы гаиләләр дә бар. Монда әтиле-уллы Гали һәм Рамазан Хәйдәровларның крестьян-фермер хуҗалыгын мисал итеп китерергә була. Аларда 71 мөгезле эре терлек асрала, 50 савым сыеры гына бар. Афәрин, дими мөмкин түгел. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге белгече Рафикъ Галләмов чыгыш ясаганда, авылда хайваннар асраучыларга каралган ярдәм акчасына җентекләп тукталды. Ул авыл кешеләренең кош-корт сатып алган өчен кайтарылган субсидиягә аз мөрәҗәгать итүләрен билгеләп, дәүләтнең әлеге мөмкинлегеннән файдаланырга чакырды. 

Имам-хатыйб мәчеткә йөрергә чакырды

Җыенның мөһимлеге шунда: анда авыл кешеләре борчыган сорауларын биреп, аны авылдашларына, җитәкчелеккә җиткерә ала. Биредә авыл имам-хатыйбы Рамазан Бәдретдинов, сүз алып, иң элек бар авыл кешеләренә мәрәҗәгать итте. Ир-атларны мәчеткә активрак йөрергә чакырды ул. Дин мәсьәләсендә дә күп сораулар туа бит, шуларга аңлатма бирер идем, дип билгеләде. Мисал да китереп узды:

–     Кызганыч, махсус хәрби операциядә ир-егетләребез һәлак була. Аларны, гадәттә, мөселман йолалары белән җирләү мөмкин булмый. Әти-әниләр шуңа бик тә өзгәләнә. Әмма Коръәндә: “Ир-ат Ватаны өчен шәһит киткән икән, ул җәннәткә эләгер. Аның коралы алыныр, итеге салдырылыр һәм ул сугыш киемнәре белән кәфенләмичә җирләнелер”, – дип аңлатыла... Бергә еш җыелсак, без шулай барысы хакында да сөйләшер идек, – дип, ул теләген белдерде. 

Имам-хатыйб зират юлының һәрвакыт чистартылган булырга тиешлегенә басым ясады һәм бар авыл кешеләрен борчыган мәсьәләне дә күтәрде: Үзәк урамга таш җәелсен иде, дигән үтенечен әйтте. 
Ике авылда да – Яңа һәм Иске Чаллыда үткән җыеннар, гадәттәгечә, күңелле мизгелләр белән төгәлләнде. Биредә 54, 55, 58 ел бергә яшәүче парлар бүләкләнде. 

Белешмә: җирлектә 211 хуҗалык, барлыгы 436 кеше яши.   Шуларның 166 сы – лаеклы ялда, хезмәткә яраклы кешеләр – 197. 2024 елда балалар тумаган, 8 кеше бакыйлыкка күчкән. 

 

Җыенда белгечләргә бирелгән сораулар:


–    Лаеклы ялдагы укытучыларга субсидияләр бармы?
–    10 елдан артык стажы бар икән, башка эштә эшләгән очракта да, аңа көздән язга кадәр өйне җылыту өчен тотуга 1200 сум акча түләнә.
–    18 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә нинди очракларда пособие каралган?
–     Мәсәлән, гаиләдә бер яисә ике бала булганда, әти-әни эшләргә, керем җан башына 13 мең сумнан кимрәк чыгарга тиеш. Ярдәм чараларында тагын күп мөмкинлекләр һәм таләпләр каралган. Шуңа да һәр очракка аерым якын килү сорала. 
–    Инвалидларга нинди тернәкләндерү үзәкләре бар?
–    Инвалидлар өчен андый мөмкинлекләр бар. Тернәкләндерү үзәкләренең исемлеге бар, димәк, сайлап алып була. Тулырак аңлатма алу өчен, районның социаль яклау хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев