Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районның ау биләмәләрендә 1 гыйнвардан җәнлекләрне исәпкә алу башланды

"Җәнлекләрне санауның кышкы маршруты" чарасы 29 февральгә кадәр дәвам итә. Әлеге эшне җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов җитәкчелегендә егерьлар, идарәнең штаттан тыш хезмәткәрләре, актив аучылар башкара. Районның ау биләмәләре 35 маршрутка бүленгән. Аларның һәрберсе уртача 10 чакрымга сузыла. Үткән еллардан аермалы буларак, быел...

"Җәнлекләрне санауның кышкы маршруты" чарасы 29 февральгә кадәр дәвам итә.

Әлеге эшне җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов җитәкчелегендә егерьлар, идарәнең штаттан тыш хезмәткәрләре, актив аучылар башкара. Районның ау биләмәләре 35 маршрутка бүленгән. Аларның һәрберсе уртача 10 чакрымга сузыла. Үткән еллардан аермалы буларак, быел маршрутларны кар машиналарында узарга рөхсәт ителми. Урман-басуларда җәяү һәм чаңгыда йөриләр.

Җәнлекләрне исәпкә алу өчен аларның эзләрен саныйлар. Исәпкә алынасы маршрутта алдагы көнне барлык эзләрне бетереп чыгалар. Ә икенче көнне шунда салынган эзләрне саныйлар. Андрей Ерусланов әйтүенчә, җәнлекләрнең һәркайсы эзләре буенча таныла икән. Безнең урман-кырларда нигездә куяннар, төлкеләр, кабан дуңгызлары, пошилар, кыр кәҗәләре яши, ә бүреләр бик аз ди. Җәнлекләрне генә түгел, кыр тавыгы, көртлек, урман тавыгы кебек киек кошларны да саныйлар.

Егерьлар һәм аучылар маршрутларның 30 проценттан артыгында инде санау үткәргәннәр. Бу эш тәмамлангач, барлык мәгълүматлар республика идарәсенә юллана. Анда ахыргы нәтиҗә чыгарыла. Җәнлек һәм кошларга ау лимиты да шул нәтиҗәләрдән чыгып билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев