Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада коронавирустан тагын ике кеше үлгән

Узган атнада республикада COVID-19 ның 33 очрагы расланган.

Ике кеше вирусны читтән ияртеп кайткан. Калганнары чирне авырулар белән аралашу аркасында йоктырган.

20 кеше хастаханәләргә салынган, 13 е өйләрендә дәвалана.

27 июльгә Татарстанда COVID-19 ның 5469 очрагы теркәлгән.

Барысы 4324 кеше авырудан терелгән, шул исәптән 30 пациент узган тәүлектә савыккан.

Республикада тагын ике кеше коронавирустан үлгән.

1941 елда туган Яр Чаллы кешесе әлеге шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә 21 июньдә салынган булган. Тикшерү барышында аңарда COVID-19 ның авыр формасы һәм ике яклы вируслы пневмония ачыкланган. Пациентның хроник чирләре дә булган, алар аның хәлен тагын да катлауландырган. 22 июньдә ул вафат булган.

13 июльдә Зеленодольск районында яшәгән1954 елгы хатын-кыз үлгән. Ул Зеленодольск район үзәк хастаханәсенә 5 июльдә китерелгән булган. Җитди хроник чирләр аркасында авыруны дәвалау катлауланган. Пациентның үпкәләре кабару нәтиҗәсендә ул вафат булган.

Үлемнәрнең сәбәпләре патолог-анатом экспертизасы нәтиҗәсендә расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев