Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришвәтне алу да, бирү дә – җинаять

Ришвәтчелек - коррупцияле җинаятьләр арасында иң киң таралганы һәм аеруча куркынычы. Ул дәүләт властеның нигезләренә селтәнә, дәүләт һәм муниципаль органнары һәм учреждениеләренең нормаль идарә эшчәнлеген боза, аларның абруен какшата. Ришвәтчелек кешеләрнең үзаңына зыян сала, вазыйфаи затларны "сатып алу" юлы белән үз интересларыңны канәгатьләндерергә мөмкин дигән күзаллау тудыра. РФ Җинаятьләр кодексының...

Ришвәтчелек - коррупцияле җинаятьләр арасында иң киң таралганы һәм аеруча куркынычы.
Ул дәүләт властеның нигезләренә селтәнә, дәүләт һәм муниципаль органнары һәм учреждениеләренең нормаль идарә эшчәнлеген боза, аларның абруен какшата. Ришвәтчелек кешеләрнең үзаңына зыян сала, вазыйфаи затларны "сатып алу" юлы белән үз интересларыңны канәгатьләндерергә мөмкин дигән күзаллау тудыра.
РФ Җинаятьләр кодексының 290 маддәсе 1 бүлеге нигезендә, ришвәт алу - вазыйфаи затның ришвәт бирүче файдасына нинди дә булса гамәлләр кылуы (яисә берни эшләмәве) өчен шәхсән үзе яисә арадашчылар аша акча, кыйммәтле кәгазьләр, бүтән мөлкәт кабул итүе я булмаса аңа милек характерындагы законсыз хезмәт күрсәтелү, милек хокуклары бирелү.
Ришвәт алучының законсыз гамәлләре үз компетенциясе кысаларында теге яки бу карарлар кабул итүдә генә түгел, ә бәлки үзенең авторитетын һәм биләгән вазыйфасының бүтән мөмкинлекләрен үгетләүләр, вәгъдәләр "ярдәмендә" бүтән чиновникларны ришвәт бирүче таләп иткән гамәлләр кылуга (яисә кылмауга) мәҗбүр итүдә файдалануда да чагылыш таба.
Ришвәт бирүче һәм ришвәт алучының җинаятьчел килешүе эш урынындагы яклауларда да чагылырга мөмкин. Әйтик, җитәкче үз кул астында эшләүчене бернинди нигезсез югарырак вазыйфага билгели я булмаса кызыксындыру түләүләренә тәкъдим ителүчеләр исемлегенә кертә.
Шуны да искәртәм: рәшвәтне алучыга гына түгел, бирүчегә дә җинаять җаваплылыгы яный. Үз мәсьәләләрен законны әйләнеп үтеп хәл итәргә теләүчеләр еш кына бу хакта уйланмыйлар да. Ә бит хәтта зур булмаган, мәсәлән, ДПС инспекторына яисә участок табибына бирелгән ришвәт тә хөкем карарына китерергә мөмкин.
Вазыйфаи затка шәхсән үзенә яисә арадашчы аша ришвәт биргән өчен ике елга кадәр срокка иректән мәхрүм итү һәм ришвәт суммасыннан ун мәртәбә зуррак күләмдә штрафка тарту җәзасы каралган. Шул ук вакытта ришвәтчелектә арадашчылык (ришвәтне ришвәт бирүче яисә алучы кушуы буенча тапшыру яисә бүтәнчә ярдәм итү) тагын да кырысрак - биш елга кадәр иректән мәхрүм итү белән җәзалана.
Узган ел һәм быел районда ришвәтчелек фактлары теркәлмәде, әлеге категориядәге җинаять эшләре кузгатылмады.
Луиза Хәйруллина,
район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев