Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ризыкны олылау – мөселманнарның күркәм сыйфаты

Ризыкны олылау – мөселманнарның күркәм сыйфаты

Бергә ризыклануның үз әдәбе бар. Әгәр ризык бар кеше өчен бер тәлинкәгә салына икән, һәр кеше үз алдыннан ашарга тиешлекне, шулай эшләгәндә ризыкның уртасына бәрәкәт төшүе хакында пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтеп калдырган.
Ә ризык бертөрле генә булмаса, мәсәлән, тәлинкәгә җиләк-җимешләр куелган булса, ул вакытта үзең теләгәнне, теләсә кайсы урыннан сайлап алып була.
Инде ризыкның бәрәкәте хакында әйтелгән икән, аның бераз суынганын көтү һәм ризыкның ахыргы өлешенең бәрәкәтле булуы турында да пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе булсын) хәдисләре бар.
Шуңа күрә мөселманнарда тәлинкәдәге ризык калдыкларын ипи белән җыеп кабып кую, бармаклардагы майны тел белән ялап кую сөннәт гамәлләрдән санала.
Ашап бетергәннән соң куллар юыла. Куллар юылмыйча йокларга ятып, берәр начар хәл булса, үзегез гаепле булырсыз, дип кисәтелә хәдистә. Чөнки юылмаган кулга төрле бөҗәкләр ризык эзләп килергә, тешләргә мөмкин.
Мөселман кеше ризыктан гаеп эзләмәс, ошаса – ашар, ошамаса – юк. Бу – тозлы яки борычлы дип гаеп эзләү күркәм гамәлдән түгел. Шулай ук терәлеп яки корсакка ятып ашау да мәкруһ гамәлдән санала.
Ризыкны олылау – мөселманнарның күркәм сыйфаты. Ашаганда синең өлешкә кортлы җиләк-җимеш эләгә икән, мөселман әхлагы буенча, аның кортлы урынын кисеп ташлап, калганын ашау тиешле. Ашка чебен төшә икән, чебеннең икенче канатын да ашка батыру, аннан соң гына аны алып ташлау кирәк. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) чебеннең бер канатында агу булса, икенче канатында ул агуны бетерә торган матдә бар, диде. Моның шулай икәнлеге хәзерге фәндә Германия галимнәре тарафыннан да расланды.
Барыбызга да әдәплелек кагыйдәләрен үтәп ризыкланырга язсын.
Равил хәзрәт БИКБАЕВ,
Әмәт бистәсе мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев