Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов: районда эпидемиологик вәзгыять бик катлаулы

Республикада, шул исәптән безнең районда да эпидемиологик вәзгыять бик җитди тора. Коронавирус белән авыручылар саны арта. Бездә бүген COVID-19 диагнозы расланган 23 кеше теркәлгән.

Бу хакта “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Роспотребнадзор ТР Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки һәм Чирмешән районнарында баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов хәбәр итте. Киңәшмәдән соң белгеч безнең сорауларыбызга да җавап бирде.

  • Район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә 14 кеше пневмониядән дәвалана. Чистайдагы COVID госпиталендә,  республика инфекцияле чирләр хастаханәсендә ятучылар бар. Бүген ОРЗ, ОРВИ кебек  авырулар да киң таралды. Бу инфекцияләрнең коронавирус белән кушылуы  организм өчен бигрәк тә хәвефле, - ди Алмас Абзалов.
  • Көннәр суыткач коронавирус көчсезләнер дигән өметләр дә акланмасмы?
  • Юк, көзге-кышкы эпидемиология сезонында коронавирус чигенмәячәк. COVID-19 – бик мәкерле чир. Ул үпкәне бик нык зарарлый, баш миенә, үзәк нерв системасына, гомүмән, кешенең барлык әгъзаларына тәэсир итә.  Хроник чирләре булганнар, иммунитеты көчсезләр өчен ул бигрәк тә куркыныч. Бүген коронавирус белән өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә күп авырый. Шуңа күрә саклык чараларына бик җитди карарга кирәк.
  • Саклык таләпләре хакында  кабат искә төшереп узсагыз иде.
  • Кеше күп җыела торган урыннарда булмаска тырышырга кирәк. Инфекция таралган вакытта мәҗлесләр – туйлар, юбилейларны да үткәрми торуың, кунакка йөрүләрне кичектерүең хәерле. Без күп кеше катнаша торган мәдәни чараларны да әлегә уздырмаска киңәш итәбез. Билгеле, элементар гигиена кагыйдәләрен һәркем төгәл үтәргә тиеш. Җәмәгать урыннарында һичшиксез битлектән булу   зарур. Эш урыннарында, бигрәк тә кешеләр белән аралашырга туры килгәндә  шулай ук битлек кию мәслихәт. Идәннәрне ешрак юешләп сөртеп торырга (влажная уборка), барлык өслекләрне, ишек тоткаларын, оештыру техникасын әледән-әле дезинфекция чаралары белән сөртергә кирәк.  Кулларны сабын белән ешрак юу, антисептик белән эшкәртү зарурлыгы хакында әйтмим дә инде. Без шулай ук эш урыннарында көнгә өч мәртәбә  температураны үлчәп торуны киңәш итәбез.
  • Авырып китсәң, нишләргә?
  • Коронавирусның билгеләре ОРВИ белән охшаш. Үзегездә авыру билгеләре сизсәгез, эшкә бармагыз, өйдә калыгыз. Поликлиникага да килергә кирәкми, табибны өегезгә чакырыгыз.

Тагын бер бик мөһим нәрсә: үз белдегегез белән дәваланмагыз! Дәва чараларын бары тик доктор билгеләргә тиеш. Югыйсә интернеттан карап, кешедән ишетеп эчкән дару файда урынына зыян гына китерергә мөмкин. Үзегезне саклагыз, сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев