Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия көне белән әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлады

Россия көне белән!

Россия көне белән әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлады.
“Хөрмәтле райондашлар! Сезне төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм үзенең иленә ихластан бирелгән, Ватанын яраткан, аның тарихы, халкы белән горурланган, Туган илнең куәте, абруе өчен җан аткан һәркемне берләштерә. Россия көне милли бердәмлегебезне, илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылыгыбызны гәүдәләндерә.
Россиянең төп көче аның кешеләре булуын бүген барыбыз да яхшы аңлый. Без Ватаныбызның күп гасырлык данлы тарихы һәм халкыбызның бөек казанышлары белән горурланабыз. Туган илебезнең тотрыклылыгы һәм иминлеге һәркайсыбызның тырышлыгына һәм хезмәтенә бәйле. 
Россия күбебез өчен кече Ватаныбыздан – без туып үскән, яшәгән, хезмәт иткән, балалар үстергән җирдән башлана. Без туган җиребезне яратабыз, аны тагын да матуррак, күркәмрәк итәргә тырышабыз.
Бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, иминлек, уңышлар, Әлки районы, республикабыз һәм илебез хакына яңа казанышлар телим!”–диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев