Роза Родионова: Район газетасын мин балачактан укып үстем
Без, өлкән буын, район газетасына олы ихтирам белән карыйбыз. 90 еллык юбилее уңаеннан яраткан газетабыз хакында берничә фикеремне җиткерәсем килә.
Әнием Зәмзәмия Мортазина “Кызыл Актай” колхозында (Бибай Чаллысы авылы) хисапчы булып эшләде. Колхоз хәтта сугыш елларында да һәм аннан соңгы чорда “Колхоз, алга!” район газетасын һәм “Кызыл Татарстан” басмасын яздырып ала иде. Кичләрен ир-атлар хуҗалык конторасына җыелып, газетадагы яңалыклар белән таныштылар.
Хәтерлим, 1958 елдан әни район газетасын өйгә яздыра башлады. Көндәлек эшләрне тәмамлагач, күршеләр безгә газетаны “тыңларга” керәләр иде. Әни аларга һәр язманы кычкырып укый. Һич онытмыйм, Хәйриҗан әби газетаның бер генә санын да калдырмый иде. Аның ире Җәббар абый 1936 елда репрессияләнгән булган. Гаиләсе аның язмышы хакында берни белмәгән. Газетада иренә кагылышлы берәр хәбәр булмасмы дип өметләнә иде әбекәй. Әмма андый язма очрамады шул. Бик күп еллардан соң, хәбәрдарлык чоры башлангач кына Җәббар аганың хаксызга рәнҗетелгән булуы, намуслы исеме аклануы хакында мәгълүм булды.
Әнинең хезмәт хакы бик кечкенә булса да, ул беркайчан газеталарга язылмый калмады. Район газетасыннан тыш безгә “Пионерская правда”, Татарстан яшьләре”, соңрак “Социалистик Татарстан” килә иде. Әнә шулай укуга хирыслык, матбугат басмаларына хөрмәт безгә гаиләдән, кечкенәдән сеңдерелгән икән.
Район газетасы атнага 3-4 мәртәбә килә, шрифты бик вак, газетада мәгълүмат шактый күп иде. Почтальон Галиева Мөнәббихә апа почтаны район үзәгеннән алып кайта, аның газеталар таратуын авыл халкы түземсезлек белән көтеп тора иде.
Газетаны алып укыгач, абый-апаларның андагы мәкаләләр, хәбәрләр хакында фикерләшүе, “Коммунизм юлы”нда менә шулай язганнар”,–дип сөйләшүләре истә.
70 нче елларда, гаилә коргач, район газетасына без үзебез языла башладык. Ирем дә, үзем дә аны башыннан ахырынача укып чыгарга гадәтләнгәнбез. Мине һәрчак тарих белән бәйле мәкаләләр аеруча кызыксындырды. Алпардан Мингәрәй Хәйдәров, Кадыйр Сибаев, Каракүлдән Галактионов, Базарлы Матактан Салих Насыйбуллин, шулай ук башка хәбәрчеләр язмаларын яратып укый идем. “Ә моңарчы нәрсә булган?” – бу бик кызык бит.
Мин район газетасыннан беркайчан да аерылмадым. Соңгы 15 елда газетаның һәр санын берәмтекләп җыеп, төпләмәләр ясап тегеп барам. Әледән-әле ул төпләмәләрне актарып, үземә кирәкле биниһая мәгълүматлар табам. Алданрак та газетаны җыеп-туплап бармавыма үкенәм хәзер.
“Әлки хәбәрләре” төпләмәләрен кулыма алган саен шуңа инанам: газета – район елъязмасы ул, анда районыбызның тулы тарихы чагылыш таба. Газетабызда үземнең дә авылларыбыз тарихын эзләп-өйрәнеп язган байтак язмаларым дөнья күрде. Аларга карата райондашларның фикерләрен ишетү бик күңелле булды.
Катлаулы колхозлашу елларында чыга башлаган район газетасының бай тарихы бар. Нинди авыр елларда да ул кыйбласын югалтмаган, район тормышын чагылдырган, халык өчен кирәкле һәм кызыклы мәгълүматларны җиткереп торган. Авыл халкы һәрчак район басмасын көтеп алды, газетаның абруйлы сүзенә ышанды, анда үзен кызыксындырган я борчыган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте.
Соңгы елларда мәгълүмати технологияләр үсеше ярдәмендә газетаны эчтәлеклерәк, матуррак бизәлешле итеп чыгару өчен мөмкинлекләр тагын да артты. Редакция хезмәткәрләре шулай ук газета сайтында, социаль челтәрләрдә көн саен халыкка күп яңалыклар җиткереп торалар.
Яраткан газетабызны юбилее белән чын күңелдән тәбрикләп, аның безнең тормышыбызда гел булуын телим. Ә редакция коллективына – иҗади уңышлар!
Роза Родионова,
ветеран укытучы, туган як тарихын өйрәнүче.
Базарлы Матак авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев