Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнием Әкълимә Мингалимова газетаны хәрефләп җыйган

​​​​​​​Май аенда матбугат хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр бит. Элегрәк Совет матбугаты көне “Правда” газетасының беренче саны чыккан датада – 5 майда бәйрәм ителә иде.

 Ун елдан артык район газетасы типографиясендә эшләгән әнием  әлеге көнне үз бәйрәме дип санады. Гомумән, газетада эшләгән елларын ул аерата бер җылылык белән, сагынып искә ала иде.

...1945 елның апрелендә Түбән Әлморзада әниемнәр яшәгән өйнең күршесенә бер кызны фатирга кертәләр. Бу Юхмачыда район газетасы редакциясен оештыруда ярдәм күрсәтү өчен җибәрелгән вәкил икән. Ул елларда бит район үзәге Юхмачыда була. Әнием – 17 яшьлек Әкълимә Мингалимова ул чагында колхозда учетчы булып эшли. Сугышка кадәр алар гаиләләре белән берничә ел Зеленодольскида, аннан соң Мари республикасында яшәгән булалар, шуңадыр, әнинең грамотасы да яхшы була, рус телен дә  белә. Бу хакта белеп алгач, күрше кызы әнине газетага хәреф җыючы итеп эшкә чакыра. Әнинең хезмәт кенәгәсендә иң беренче мәгълүмат 1945 елның 1 маенда теркәлгән: “ТАССРның Юхмачы районы “Победа” район газетасы типографиясенә өйрәнчек-хәреф җыючы вазыйфасына кабул ителде” диелгән.

Газетаның беренче саны 1945 елның 9 маенда чыга. Исеменең шулай аталуы да очраклы булмагандыр, мөгаен.

Әни акчалата хезмәт хакы ала башлый. Әтиләре фин сугышында хәбәрсез югалган күп балалы гаилә өчен бу зур ярдәм була. Алар өй салырга керешәләр.

Әмма гаиләгә бәхетсезлек килә. 1946 елның җәендә ач балалар кырга барып башак уып ашыйлар. Шунда Әкълимәнең җиде яшьлек энесен гаеплиләр. Өйләренә тентү килә, һәм олы уллары эшләп алган берничә килограмм ашлыкны табалар. Әниләре Мәликәне колхоз милкен урлауда гаепләп төрмәгә ябалар. 18 яшьлек әнием өч энесе белән төзелеп бетмәгән өйдә кала. Зур кыенлыклар белән кышка кадәр ничек кирәк алай өйне өлгертеп керәләр.

Әнием типографиядә бик тырышып эшли. Ә хәреф җыючы хезмәте җиңелләрдән түгел. Терсәктән типография буявына, керосинга батып, алар берәмтекләп хәрефләрне тезеп сүзләр, җөмләләр җыялар, шулай газетаны ясыйлар. Составында кургаш булган шрифтлар белән эш итүнең сәламәтлеккә дә тискәре тәэсире бар, шуңа хәреф җыючылар пенсиягә дә алданрак чыгалар иде.

Ул вакытта Чирмешән елгасында корылган электр станциясе төнгә каршы электр энергиясе бирүне туктата торган була. “Төне буе машинаны кул белән әйләндереп газета баса идек”,–дип сөйли иде әни.

Әнием Әкълимә типографиядә 1956 елның 31 декабренә кадәр, газета чыгудан туктаганчы эшли. 1957 елдан Юхмачы районы үзгәртелә.

Аннан соң әни Юхмачы урман җитештерү хуҗалыгында тара (әрҗәләр) цехында, соңрак шунда ук пешекче булып эшләде. Әтиебез Кирам белән алар өч бала тәрбияләп үстерделәр.

Әни гомергә газета-журналлар укырга яратты. Безнең өйгә кочак-кочак матбугат басмалары килә иде. Әти-әни бездә дә укуга мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләделәр. Без барыбыз да вузларны кызыл диплом белән тәмамладык.

Хәзер искә алып утырам: без бала вакытта авылда бөтен кеше газета-журналларга мөкиббән иде. Йорт саен дүртәр-бишәр басма килә иде. Һич онытмыйм: почтальоныбыз Валя апа Огурцова Юхмачыдан ике зур асылмалы сумкасына тутырып, анда сыймаганын чана белән тартып газета-журналлар алып кайта иде. Ул беркайчан почтаны соңарып таратмады. Кайчагында Юхмачыга көненә икешәр тапкыр барып корреспонденцияне алып кайта һәм йорт саен таратып йөри, газеталарны без гел көнендә ала идек.

Матбугат көне уңаеннан әнә шуларны хәтеремдә яңартып, әниемне уйлап яздым бу хатны. Ни кызганыч, ямьле май айлары, матбугат хезмәткәрләре бәйрәме дә әнидән башка уза инде, ул 11 ел элек арабыздан мәңгегә китеп барды. Урыны оҗмахта булсын.

Фирдәвес Шакирова,

Түбән Әлморза авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев