Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Садыйковлар династиясендә 26 укытучы санала

Быел укытучы һәм остаз елы дип игълан ителгәнгә, районыбыз мәктәпләрендә математика фәнен укыткан Ләлә Билалова нәселләрендәге укытучыларны барлауны максат итә.

Әнисе ягыннан нәсел шәҗәрәсе төзүне дәвам итеп, ул 300 ләп туганын терки. 
Алар арасында 26 укытучы, 8 енең зур исемнәр алган фән эшлеклесе булуы ачыклана. Туганнары булган һәр укытучы турында мәгълүматлар туплагач, зур хезмәт барлыкка килә. Эшне ул РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырып, ил күләмендә игълан ителгән “Россиянең педагогик династиясе” проектына җибәрә. Нәтиҗәдә, “Садыйковларның укытучылар династиясе” альманахка кертелә.

Хәким, Әфтах, Әнвәр, Касыйм Садыйковлар (сулдан уңга) укытучылар династиясенең лаеклы вәкилләре. Фото шәхси архивтан.

 

Шәҗәрә ике тапкыр төзелә

–     10 буын билгеле иде.  Бабамнарның нигезе – районыбызның Татар Суыксуы авылы. Исемнәрне яшәгән вакытлары белән Хәммәтсадыйк бабам ачыклаган. Ул – әниемнең дәү әтисе. Белемле булырга тырышу нәселебезгә аңардан күчкәндер. Чөнки ул 27 яшенә кадәр Урта Азиядә сәяхәт итеп, Бохара, Сәмәркәнд мәдрәсәләрендә укый. Кайтып, гаиләле булып, балаларын үстергәч, улларын авыл мулларында түгел, ә Чистай шәһәрендә укыта. Ул балаларының дөньяви фәннәрне, рус телен дә белүен тели. Менә аның ике улы Камил һәм Фәсих гаиләләреннән күп укытучылар чыккан да. Алар районда һәм аның абруен күтәреп, республикабызда, шулай ук илебезнең башка шәһәрләрендә мәгариф тармагында эшләгән һәм бүгенге көндә дә хезмәт итүчеләр бар, – ди Ләлә Билалова. 

Хәммәтсадыйк бабай төзегән шәҗәрә югала. Әмма бабалары турында сөйләвен тыңларга яраткан оныгы Касыйм Фәсах улы барысын да отып кала. Аннары, гомеренең бер чорында ул Садыйковларның борынгыдан килгән буыннар бәйләнешен булдыра. Ул үзе тарих фәнен сайлап, Мәскәүнең В.И. Ленин исемендәге педагогика институтын тәмамлый. Күп еллар Удмуртиянең дәүләт университетында укыта. Кандидатлык диссертациясен яклый. Туган авылы Татар Суыксуы тарихын язучы кеше дә ул. Ул моны бик җентекләп эшли, 50 еллар дәвамында эзләнүләр алып бара. Нәсел шәҗәрәсен дә ул төзү белән генә чикләнми, ә бабалары тормышы турында мәгълүматлар туплап, алар турында да язып калдыра. 

Садыйковлар – районда билгеле укытучылар

Ләлә Билалова ике тармакны – Камил һәм Фәсих бабасыннан таралган 11-13 нче буыннарны барлый. 

–     Мөгаллимлек итү сыйфаты безгә, шәҗәрәбез тармагындагы бар укытучыларга, Хәммәтсадыйк улы Камил бабамнан күчкәндер. Ул Октябрь революциясеннән соң районыбызда наданлык белән көрәшүче укытучыларның берсе була. Ул Яңа Салман, Татар Суыксуы  авылларында мәктәп директоры да була, татар телен укыта, – ди әңгәмәдәшем. 

Камил бабайның улы Эдгар Садыйков Казан федераль университетының физика институты кафедрасы белән җитәкчелек итә, галим була. Аның гына түгел, бертуганнарының балалары да, абыйларыннан үрнәк алып, укытучы булалар. Шуларның берсе – Хәким Фәсих улы.  Ул да тарих укытучысы, Камка авылында мәктәп директоры булып эшләгән кеше. Аның 6 баласының 3 се укытучы һөнәрен сайлаган. Хәким абыйның сеңлесе Саимә Әһлиуллина да Үргәгар авылы мәктәбендә гомер буе математика фәнен укыта. 42 ел белем бирә ул балаларга. Хезмәтенең күп елларын җитәкче вазифасын башкара – 16 ел укыту эшләре урынбасары булса, аннары 7 ел директор итеп билгеләнә. Саимә апа  – Ләлә Билалованың әнисе.

–     Әнием турында “һәрвакыт беренче” иде, дип әйтә алам. Районда беренче булып аңа “Өлкән укытучы” исеме бирелде. Яңа кертелә башлаган математика кабинетын тиешенчә әзерләгән өчен дә, ул  беренче урын алды. Методистлар  бүлеге белән дә ул озак еллар җитәкчелек итте. Аның рәсеме районның Мактау тактасында эленеп торды. Мактау кәгазьләре күп булды. “РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы” значогы белән бүләкләнде, – дип искә ала ул әнисе турында. 

Алма агачыннан ерак төшми

Ләлә Билалова үзе дә – 30 елдан артык районыбыз авыллары мәктәпләрендә белем биргән укытучы. Ул башта Казан педагогика училищесында укый, аннары институтның физика-математика факультетын тәмамлап, югары белем ала. 

–     Укуны тәмамлап районга кайткач, мине Төгәлбай авылы мәктәбенә укытырга билгеләделәр. Аннары Рәшит белән танышып, гаилә коргач, ул эшләгән Карга, Кората авыллары мәктәпләрендә дә белем бирдем. Иң күп эшләгән елларым Түбән Әлки авылы мәктәбендә булды.  Мәктәптә математика укытучылары күп иде. Миңа башка фәннәрне – җыр, рәсем, биология укытуны да бирделәр. Училищеда укуым ярдәм итте. Анда бар фәннәрнең нигезен дә төптән бирәләр бит, – ди Ләлә Ханифулла кызы.


Җырга, рәсем ясауга сәләте булуын белгәндер шул  җитәкчелек. Үзе укыган елларда да ул төрле бәйрәмнәр уңаеннан оештырылган чараларда актив катнашырга ярата. Шуңа училищены да ТАССР мәгариф министрлыгы грамотасы белән тәмамлый. Укучыларны да ул иң беренче җәмгыятьтә актив кешеләр  буларак тәрбияләргә тырыша, сәләтләре буенча төрле бәйгеләрдә катнаштыра. “Өлкән укытучы”, 1 нче категориядәге “Методист укытучы” була. 

–     Мөгаллимлек эшендә минем остазым – әнием. Аның ничек тырышып эшләвен күреп үстем, киңәшләрен тотарга тырыштым. Шул ук вакытта мин әниләре районда хөрмәтле һәм көчле укытучы булган йортка килен булып төштем. Каенанам Асия Миңгалим кызы – шулай ук 40 елдан артык Түбән Әлки мәктәбендә химия һәм биология кебек авыр фәннәр буенча белем биргән укытучы, – ди Ләлә Билалова.

Лаеклы ялда мавыгулар өчен вакыт күп

Бүгенге көндә Ләлә Ханифулла кызы лаеклы ялда. “Әмма ял итәргә генә вакытым юк”, - ди ул, көлеп. Чөнки районда үз яшендәгеләр арасында үткәрелгән бар спорт ярышларында да актив катнашучы ул. Йөзү буенча район чемпионы. Чаңгы, скандинавия йөрүе, велосипедта йөрү, дартс, йөгерү, ату буенча да бәйгеләрлдә катнашып, медаль, грамоталар алган, истәлекле бүләкләргә лаек булган. 
Республика буенча үткәрелгән ярышларда да ул бүләкләнүгә ирешә. 2018 елда 40 лап район арасында йөзү буенча алар командасы 4 урынны ала. Бу бәйгедә ул 50 м араны 58 секундта йөзә. Ул өченче яшьләр разряды дип исәпләнә. Нәтиҗәдә, ярыштан ул көмеш медаль алып кайта. 2019-2022 елларда “Спартакиада”да катнашып, команда зачетында 1 нче урыннарны яулап, 2 алтын медальле була. 

–     Лаеклы ялда мавыгуларың белән шөгыльләнергә мөмкинлек туа.  Буш вакыт күп, теләгәнеңне эшлә. Шуңа нәселебез шәҗәрәсенә дә алындым. Бу эш мине өермәгә иярткән шикелле кызыктырып алып кереп китте. Илебезнең төрле почмакларында зур дәрәҗәләргә ирешкән туганнарым булуын белдем. Белемгә омтылышның борынгы бабалардан килүен аңладым. Үземнең шундый нәсел дәвамчысы булуын белеп, чиксез горурландым, – ди ул.

Һөнәрне дәвамитүчеләр бар

Садыйковларның укытучылар династиясен дәвам итеп, бүгенге көндә мөгаллимлек эше белән шөгыльләнүчеләр бар. Шуларның икесе әлеге юнәлештә районда хезмәт итә. Алар  – Базарлы Матак мәктәбендә инде 25 елдан артык татар теле һәм әдәбиятын укытучы Линиза Гарипова һәм 12 ел дәвамында “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, хәзер китапханә хезмәткәре булган Гөлчәчәк Нуруллина. 

Иң мөһиме – Ләлә һәм Рәшит Билаловларның үзләренең дүрт оныгы үсеп килә. “Минем аларга зур байлык – горурланып искә алырлык 11 буын бабалары турында тәфсилләп язылган мәгълүматлар тупланмасын тапшыра алам. Ике якта да белемле кешеләр, укытучылар булган нәсел дәвамчылары алар. Шуңа лаеклы булып үсәрләр, җәмгыятькә файда китереп, хезмәт итәрләр дип өметләнәм”, – ди Ләлә Ханифулла кызы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев