Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Сафиннар гаиләсендә – игезәкләр

Базарлы Матакта яшәүче Риназ һәм Гөлназ Сафиннар гаиләсенә бу ел зур сөенеч алып килде - гыйнвар аенда аларның игезәк уллары туды. Риназ район ветеринария берләшмәсендә мал табибы булып эшли, ә Гөлназ - Пенсия фондының район идарәсе белгече. Аларның Айназ исемле уллары һәм Айзилә исемле кызлары бар иде. Игезәкләргә исә Ильяс...

Базарлы Матакта яшәүче Риназ һәм Гөлназ Сафиннар гаиләсенә бу ел зур сөенеч алып килде - гыйнвар аенда аларның игезәк уллары туды.

Риназ район ветеринария берләшмәсендә мал табибы булып эшли, ә Гөлназ - Пенсия фондының район идарәсе белгече. Аларның Айназ исемле уллары һәм Айзилә исемле кызлары бар иде. Игезәкләргә исә Ильяс һәм Илсаф дип кушканнар. "Малайлар тупырдашып үсеп киләләр. Икәү бит, биетеп тә алгалыйлар,-ди бәхетле әти Риназ. -Әмма зыян юк, барына да өлгерәбез. Кирәк икән, ярдәмгә дәү әниләре бар. Кыскасы, бар да әйбәт". Тигез гаиләдә сәламәт, бәхетле булып үссеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев