Салават Исхаков: «Кырдан кайткач, атымны Сабантуйга хәзерләп чаптырып кайтам»
Күп тапкырлар Сабантуйларда ат чабышларында җиңүләргә ирешкән Салават Исхаков бу көннәрдә язгы кыр эшләрендә катнаша.
Ул иртә таңнан караңгы төшкәнче туңга сөрелгән җирләрдә дым каплауда хезмәт куя.
Салават узган елның декабрендә Россия кораллы көчләре составында солдат хезмәтен үтәп кайтты. Озын буйлы, спорт белән шөгыльләнүче егет Мәскәү янындагы Россгвардия частендә хезмәт иткән. Командирларыннан Салаватның әти-әнисенә дициплиналы, кыю егет үстергәннәре өчен рәхмәт хаты да килә.
Салават армиядән кайткач, Түбән Әлки авылындагы күршесе, Нью-Холанд тракторын иярләүче Илнар Гәрәевка ияреп “Көньяк Көнчыгыш” территориаль идарәсенә тракторчы булып урнашырга килә. Билгеле, идарәдә аны шатланып, биш куллап эшкә алалар. Инде армиягә кадәр “Яшь көч” җәмгыятендә көзге чәчү эшләрендә катнашырга өлгергән егеткә куатле “Маккорм” тракторын тапшыралар. Дөрес, трактор яңа түгел – 12 еллык. Әмма яхшы кулда булган – бар нәрсәсе төзек.
Мин инде Илнарның яшь булуын искә алып:
– Магнитоласы да бармы? – дип куйдым.
– Анысы, кирәк булса, телефонда. Ә менә кондиционеры эшли. Мин беренче “МТЗ” тракторында йөрдем. Аның белән чагыштырганда бик куатле дә, идарә итүе дә җайлы, уңайлыклары да җитәрлек, – ди Салават янәшәсендә эшләп торган тракторына имлап.
Гомер-гомергә игенче авылда иң хөрмәтле һөнәр иясе булган. Чөнки икмәк һәм башка культуралар үстерү өчен иң элек җирне яратырга, күңелеңне биреп хезмәт куярга кирәк. Тагын шуларга өстәп техника белән оста идарә итү сорала.
Авылда яшәүчеләр яхшы белә – механизаторларның эш сәгате чикләнмәгән. Сабан эшләре кебек кызу чорда аңа иртә таңнан кичкә кадәр кырда эшләргә туры килә. Салаватның да эш көне иртәнге җиде тулганчы инде кырда башлана һәм караңгыга чаклы шунда хезмәт куя.
Ул 10 көн элек дым каплауга төшкән булган. Башта Әхмәт авылы янындагы 289 гектарлы кырда тырмалау эшләре башкарган. Аннан Владимир Мирлачев белән Түбән Кәчи янындагы 340 гектарлы туңга сөрелгән җирне тырмалап чыкканнар. Хәзер менә берүзе Чуаш Кичүе янындагы 178 гектардагы басуда дым каплату белән мәшгуль.
Мин Салаваттан: “Хезмәт хакы алганың бармы?” – дип сорадым.
– Бу көннәрдә февраль, март ае эшләгәннәремә биреләчәк диделәр, күпме буласын белмим. Әле бит кызу эшләр башланып кына килә, – ди.
Безнең сөйләшүгә Әхмәт отряды җитәкчесе Илнар Хисмәтуллин кушыла:
– Соңгы елларда тракторчыларның хезмәт хаклары әйбәт чыга. Салаватның бу айда эшләгәннәренә көненә 3-4 мең сум хезмәт хакы исәпләнеп бара.
Идарәдә сабан эшләренә март аенда ук керешкәннәр. Салават кырларга минераль ашлама ташып торуда эшләгән булган. Идарәнең 2060 гектар уңым культурасы бар. Шуңа 120 килограмм исәбеннән ашлама кертәсе. Шулай ук күпьеллык үлән җирләре дә сый алган.
Без Салават Исхаков белән кыр башында сөйләшеп торганда, Рафаэль Вәлиуллин аңа әбәд китерде. Ул идарә кырларында эшләүче һәр механизаторны яннарына барып ашатып йөри икән. Үзе исә термосларны, рәтли, үзе сөйли Рафаэль:
– Безнең отрядта ашату бик әйбәт. Әхмәттә ашханәдә пешереп бирәләр. Беренче, икенче блюдоны өйдә, әбәттә кайсыбыз ашый әле. Йомырка ашап кына кырда эшләп булмый бит, – ди ул.
Мин Салаваттан исә:
– Көне буе кырда эшләп бик ардырмыймы:, – дип сорыйм.
– Юк, әле караңгы төшәргә өлгермәгән булса, кайткач атымны Сабантуйга хәзерләп бераз чаптырып та кайтам, – ди.
Салават кечкенәдән ат белән җенләнгән егет шул. Үзенең ярымтокымлы Стешка кушаматлы аты турында яратып сөйләп алды. Стешка белән район Сабантуенда берничә ел беренче килгән, Самарада икенче, республикада өченче урыннарны алган.
Салаватка – ат чабышларында җиңүләр, механизатор хезмәтендә казанышлар теләдек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев