Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ә сез аэропорт исемнәренә тавыш бирдегезме?

Халыкара аэропортларга күренекле шәхесләр исемнәрен бирү буенча “Россиянең бөек исемнәре” конкурсы ахырына якынлаша.

 Тавыш бирү 30 ноябрьдә төгәлләнәчәк. Исегезгә төшерәбез: “Казан” аэропортына Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Андрей Туполев исемнәре бирелергә мөмкин. Ә “Бигеш” аэропорты атамасы Салих Сәйдәшев, Дмитрий Менделеев, Иван Шишкин, Николай Лемаев исемнәре арасыннан сайлап алыначак. Ә сез кайсы исемнәргә өстенлек бирәсез? 

Лев Миндрюков, Бөек Ватан сугышы ветераны, Базарлы Матак авылы:
–Минемчә, “Казан” аэропорты Габдулла Тукай исемен йөртергә тиеш. Тукай – татар халкының бөек улы. Аның татар һәм рус милләтләренең, гомумән, барлык халыкларның үзара аңлашып һәм бердәм яшәве өчен җан атуын да беләбез. Аның күп шигырьләрендә шушы фикер ярылып ята.

Галина Москвина, Юхмачы урта мәктәбе укытучысы:
–Мин һәм күп укучыларым Муса Җәлил исеме өчен тавыш бирдек. Бу герой-шагыйрьнең тиңдәшсез батырлыгы бөтен дөньяга билгеле. Җәлил – безнең горурлыгыбыз. Республиканың төп аэропорты аның исемен йөртергә лаеклы.


Илдар Ахмеров, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры:
–Һич икеләнүсез Габдулла Тукай өчен тавыш бирдем. Бу бөек татар шагыйренең исеме бөтен дөньяга танылсын иде. Аның әсәрләре бүген дә актуаль, Тукай шигырьләре үлемсез.

Тавыш бирү өчен  Великие Имена. Рф сайтына керергә кирәк. “ВКонтакте”, “Одноклассники” социаль челтәрләре аша да тавыш бирергә мөмкин.
8-800-707-93-17 номерына шылтыратып, шулай ук самолетта, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып та тавыш бирергә була.  Бары бер генә исемгә тавыш бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев