“Сез Бөек Россияне саклаучыгыз белән горурлана аласыз”
Ватаныбызны кулга корал тотып яклаучылар арасында районыбыз ир-егетләре дә күп. Алар Россиянең Кораллы Көчләре составында үз хезмәтләренә бик җаваплы карый, хәрби бурычларын намус белән үти.
Ата-аналар, билгеле, һәрчак борчуда: уллары кайда, ниләр кичерә, сау-сәламәтме ул? Хәрби бүлек җитәкчеләреннән газизләре турында җылы сүзләр язылган Рәхмәт хаты ала икән, аларның йөрәген ата-ана горурлыгы били.
Денис Волостнов 2022 елда хәрби хезмәткә чакырыла, бер елдан ул килешүгә кул куя һәм Кырымда Кара диңгез флотында хезмәт итә.
Безнең каһарманыбыз Иске Кората авылында туып үсә. Денис – максатчан егет. Хузангай урта мәктәбен тәмамлагач та, армиягә чакырылганчы ук, ул төзүче булып эшләргә өлгерә.
Хәрби бүлек командирыннан Рәхмәт хаты алгач, аның әнисе Вероника Владимировна безгә үзенең шатлыгы белән уртаклашты. Анда Денис Волостновның хәрби бурычын үрнәк алырлык итеп үтәве, тапшырылган корал һәм сугыш техникасын оста куллануы, хәрби уку һәм хезмәттә тырышлык күрсәтүе турында сүз бара. Денисның хезмәттәшләре һәм командирлары арасындагы абруе, аны хөрмәт итүләре, югары әхлак һәм хәрби бурычына тугрылык кебек сыйфатларга ия булуы белән дә үрнәк икәнлеге ассызыклана. “Сез Бөек Россияне саклаучыгыз белән горурлана аласыз”, – дип билгеләнә хатта.
– Сирәк булган сөйләшүләр вакытында Денис хезмәтен яратып башкаруы, иртә торуларга һәм катгый тәртипкә күнүе турында әйтә, – ди сугышчының әнисе.
Вероника Толстокоренко ире Артур белән җиде бала тәрбияләп үстергән. Ул-кызларының холыклары белән дә бер-берсеннән бик нык аерылуын, һәрберсенең үзенчәлекле булуын билгели ана. Зурлары Дмитрий һәм Денис балачактан сүз тыңлаучан һәм мөстәкыйль була. Махсус хәрби операция башланып, берничә ай үтүгә, Дмитрий үзенең читтә кала алмавын аңлый. Озакламый ул, килешү төзеп, фронтка үз ихтыяры белән китә. Билгеле, ана улының бу адымын авыр кабул итә, әмма сүзендә нык торуын күреп, аны киресенә үгетли алмый.
Чын ватанпәрвәрләр тәрбияләгән Вероника Владимировна балалары турында бик яратып, зур җылылык белән сөйли. Аның улы Дмитрий 2023 елның мае аенда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Аның йөрәк әрнүен һәм кайгысын, билгеле, сүзләр белән аңлату мөмкин түгел. Без бары тик, ана алдында баш иеп, аның кайгысын уртаклаша алабыз һәм сугышчы исеме тарихта мәңгегә уелыр, дибез.
– 2025 елда бар россиялеләргә теләкләре кабул булуын, сәламәтлек, ә илгә һәм халыкка Җиңү телим, – дип ассызыклады Вероника Владимировна, сугыш тәмамланып, тынычлык урнашачагына һәм фронттан хәрби хезмәткәрләр әйләнеп кайтуына өметләнеп.
Яңа ел ул – һәрвакыт яхшыга өметләнү. Ул – бәхет турында хыяллар, алдагы ел үткәненнән яхшырак булыр дип көтү. Нәкъ менә Яңа ел алдыннан иң яшерен теләкләр кабул булыр, дип, бик тә ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев