Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Карга авылы мәчетенә зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды

Дөньяда беркайчан да тузмый, иcкерми торган бер cыйфат бар. Ул – игелек. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек, юмартлык, cабырлык, итагатьлелек һәм башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле cүз ул.

  Без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, якыннарыбыз белән күбрәк аралашырга, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, миһербанлы булырга, ятимнәргә матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр кылырга омтылырга тиешбез. Элек-электән үк игелек, шәфкатьлелек бик тирән мәгънәле cүзләр булганнар. Чөнки халыкта игелек кылу зур cавап cаналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта.Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылса да, игелеген күрер”,–ди Аллаһ Раббыбыз Коръән-Кәримдә. (99 нчы «Зүлзилә» сүрәсе, 7аять)

 Үз-үзен аямыйча, зур һәм күркәм эшләр башкарган кеше генә яхшы кеше була. Андый эшләрне cаф күңелле, шәфкатьле, башкаларга ярдәм итәргә һәм шатлык китерергә һәрвакыт әзер торган шәхеcләр генә булдыра ала.

Яхшылыкка ни җитә дип дөрес әйтә халык. Чыннан да, яхшылык эшли белгән кеше саран да, куркак та, намуссыз да, көнче дә, бүтәннәр хәсрәтенә битараф та була алмый, иң элек үзе турында түгел, башкалар турында уйлый.

Кешенең ниндидер яхшылык эшләве, барыннан да бигрәк, аның үзе өчен кирәк. Бүтәннәрне күбрәк сөендергән саен, ул үзе дә бәхетлерәк, рухи яктан баерак була бара. Шуңа күрә әгәр миннән: “ Кешедәге иң әйбәт сыйфат нинди?” – дип сорасалар, “Игелеклелек”, –дип җавап бирер идем.

Кешелекле булу – иманлы кеше дигән сүз ул. Иманлы, динле булу ул – дингә, Аллаһы Тәгаләгә ышанып, әхлакый кагыйдәләp, кануннаp буенча тоpмыш итү.

Киң күңелле, игелекле, мәpхәмәтле кешеләpнең берсе – Фоат Вәли улы Вәлиев. Ул тасвиpлап бетеpә алмаслык шәхес, Әлки төбәгенең гоpурлыгы. Фоат Вәлиев кылган гамәлләp гади генә әйбеp түгел, алap–хәзинә. Карга авылында  1993 нче елда ачылган мәчеткә 2009 нчы елда  зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды: түшәм яңартылды, стеналар эчтән-тыштан заманча төзелеш материаллары белән эшләнде, мәчет манарасы үзгәртеп корылды, яңа ай куелды. Әлбәттә, бу эшләр барысы да Фоат  Вәлиев ярдәме белән башкарылды. Инде бу игелекле кеше ярдәме белән быел да мәчетебезгә ремонт ясалды. Мәчеттә җылы идән җәелде, күп нәрсә яңартылды. Мәчеттә укулар үткәрү өчен  төрле җиhазлар кайтарылды. Ә Рөстәм  Вәлиев  100 намазлык буләк итте. Шушы эшләрнең барысын ихластан башкаручы Фоат Вәли улына мәчеттә гыйлем  алырга йөрүчеләр һәм мәхәллә халкы исеменнән чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Аңа, әнисенә, гаиләсенә, туганнарына  сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш  телибез.

Ирек хәзрәт,

Карга авылы имам-хатыйбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев