Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Смирновлар шатлыгын Әлки районы башлыгы уртаклашты

3 июльдә район бала тудыру бүлегендә дөньяга яңа нарасый аваз салды. Бар яктан да сәламәт туган малайга Мирослав дип исем кушканнар.

Мирославның әтисе Виктор Смирнов “Хузангай” җәмгыятендә К-701 тракторында эшли, әнисе Ольга исә, кечкенә балаларны тәрбияләү буенча, дикрет ялында әле. Әйе, Мирославның ике апасы да бар. Дөрес, алар да әле кечкенә сабыйлар гына. Өлкәннәр әйтмешли “балалар бергә тәгәрәшеп үсәр”. Яшь гаилә Түбән Колчурино авылында үз йортлары белән яшиләр.
Ә бүген район үзәк хастаханәсендә Виктор һәм Ольганың өченче балалары туу белән котларга һәм Мирославка тәүге документын тапшырырга район башлыгы Александр Никошин килде. Ул сабый хезмәт сөючән, тату гаиләдә туды, бәхетле булсын”- диде һәм Ольгага чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды.
Район баш табибы Светлана Одушкина: 
–    Бүген, 7 июльдә православныйларның олы бәйрәмнәре дә бит әле. Смирновларны гаилә шатлыклары белән ихластан уртаклашабыз,- диде.
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина сабыйның әти-әнисенә истәлек итеп бай эчтәлекле китап тапшырды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев