Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы социаль хезмәткәрләре бүләкләнде

8 июньдә, район мәдәният йортында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды.

Үз гомерләрен әлеге мөһим, бик тә авыр һәм мәрхәмәтлелеккә нигезләнгән эшкә багышлаган кешеләр белән район башлыгы Александр Никошин очрашты. Ул социаль хезмәткәрләрне сәламләгәндә, аларның өлкәннәрнең яшәү рәвешләрен яхшырту юлы белән актив гомерләрен озайтуга шартлар тудыруын ассыклады, шуңа да әлеге һөнәр ияләренә рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. 


— Сез авыр тормыш хәлендә калучыларга, башкалар игътибарына мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итәсез. Ул пенсионер һәм инвалидалар гына түгел, ә әзкеремле гаиләләр, балалар, әти-әни кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар. Алар сезнең ышанычлы терәк, кайгыларын уртаклаша алырлык якын кешесе буларак кабул итә. Алар һәр көнне сезнең ярдәмне көтә, чөнки сезгә бар борчуны да сөйләргә, моны хәл итүгә өметләнергә була бит. Сезнең һөнәрдә иң мөхиме — ул ярдәм итәргә теләк булу. Социаль хезмәткәр һөнәрен моңа тумыштан сәләт булганда гына сайларга мөмкин, — диде ул.


Шулай ук башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мария Платонова да, социаль хезмәткәрләрнең көн саен нинди мөһим эш башкаруларын билгеләп үтеп, аларга котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 
Тантаналы бәйрәм барышында, социаль хезмәт күрсәтү системасына зур өлеш керткәннәре өчен, социаль өлкә хезмәткәрләре ТР ның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Иҗат коллективлары һәм район мәдәният йорты солистлары чыгышлары бәйрәмне бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев