Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Солтан һәм Гөлҗиһан Хәсәновлар алтын туйларын билгеләп үттеләр

Ял көне булуга карамастан, районның Никахлар залында Хәсәновлар гаиләсен тантаналы шартларда данладылар.

 ЗАГС бүлеге хезмәткәре Розалия Сафина юбилярларны уртак гомерләре бәйрәме белән котлады, бүләкләр тапшырды.
 Ә Хәсәновлар районның мактаулы гаиләләре китабында имзаларын калдырдылар. Гаиләләренең туган көненә балалары да, оныклары һәм якын туганнары да килгән иде. 
Без Хәсәновлар гаиләсе белән якыннанрак танышып, озак еллар бергә яшәүнең серләрен белергә тырыштык. 
–Мин Югары Әлморзадан. Мәктәпне тәмамлагач, читкә чыгып киттем. Магнитогорск шәһәре төзелешләрендә, соңрак Яңа Куйбышев химия комбинатында эшләдем. Әмма мине һәрвакыт туган ягым үзенә тартып торды. Шулай бер кайтуымда әтием Зыятдин әйтте: “Башка беркая да китмисең. Әнә, Түбән Әлморза клубында урын бар, шунда урнашып эшлә!”. Шулай авылымда калдым. Шул елны туганым Галимҗан Баһаветдиновны “Югары Актай” колхозы рәисе итеп билгеләделәр. Киңәшмәләргә барганда аларда еш була идем, кайчак 1-2 көнгә кунакка да калгаладым. Шунда механизатор Солтан белән очраштым да инде. Ул “Таганрог” тракторында эшли иде,–дип күңелендә йөрткән истәлекләрен яшермичә булачак ире белән танышу тарихын сөйләде миңа сөйкемле Гөлҗиһан апа. 
Яшь тракторчы дигәне ул вакытта Тәтеш совхоз-техникумында читтән торып агроном булырга укып йөри икән бит. Бераз алга китеп, әлеге профессиянең Солтан Сәлах улы язмышында төп рольне уйнаганын әйтеп үтим. Белем алгач, ул туган совхозында күп еллар баш агроном булып эшләгән, аннары 15 ел район орлыкчылык инспекциясен җитәкләде. Ә 1983 елда Солтан Хәсәнов “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” дигән мактаулы исемгә лаек булган. 
Егет белән кыз елдан артык очрашып йөргәннәр. Кичләрен алдан сөйләшенгән вакытта бер-берсенә телефоннан шылтыратышканнар. Солтан Гөлҗиһанның абыйсы – колхоз рәисе өеннән, ә кыз атлар йортыннан шылтыраткан, чөнки авылдагы бердәнбер телефон шунда гына булган бит. “Бик караңгы иде, электр лампасы юк, шуңа күрә куркуымнан калтырый идем”,–ди Гөлҗиһан апа.  Моңа өстәп яшьләр бер-берсенә мәхәббәт хатлары да язганнар. “Сагынам”, “Көтәм”, “Яратам” дигән сүзләр язылган ул хатларны Хәсәновлар гаиләсендә хәзергәчә кадерләп саклыйлар. 
Аннары, туй ясап, яшьләр гаилә корганнар. 
–Иремне язмышы бала чагында бер дә иркәләмәгән. Ул алты яшендә ятим калган. Аннары, бәхетсезлекләренә каршы, өйләре янган. Мин килен булып төшкәндә Тумбадан бура күчереп өй күтәргән генә иделәр. Хәзергә кадәр шунда яшибез. Әле өстәп янкорма салабыз, әле ремонт ясыйбыз. Безнең гомергә җитәр, артыгы кирәкми дә. Каенанам белән чирек гасыр бик дус яшәдек, аны хөрмәтләп соңгы юлга озаттык. Ул безнең өч балабызны үстерергә булышты, бик ярата, иркәли иде үзләрен,–дип исенә төшерә әңгәмәдәшем. 
Башта Гөлҗиһан апа колхоз идарәсендә секретарь-машинистка, кадрлар бүлеге белгече булып эшли, аннары 25 ел “Чишмә” балалар бакчасы мөдире булып тора. 
Хәсәновларның барлык балалары югары белем алып, районыбызда калганнар. Илмир белән Илдар – авыл хуҗалыгы белгечләре, кызлары Чулпан юристлыкка укый, әмма шулай ук аграр тармакта эшли: ул – “Россельхозцентр” белгече. 
–Гаилә тормышында төрлесе була. Менә мин гомер матур киенергә яраттым. Әле хәзер дә матур күлмәк я яулык күрсәм, тыныч кына узып китә алмыйм. Татарлар юкка гына агач – яфрагы белән, адәм – киеме белән күркәм димәгәннәр шул. Бөтен кешегә дә ошап бетмәскә мөмкин бу. Кемдер көнләшә, кайчак туры килгәндә иремә дә җиткерә иде: шулай бизәнеп хатының кая йөри, янәсе. Әмма ирем андый очракларда гел мине яклады, әле күлмәкнең тагын да кыйбатлырагын ал, кызыксыннар, Солтанның хатыны бигрәк матур инде, дисеннәр дип акча да бирә иде,–дип елмаеп сөйли Гөлҗиһан апа. Чынлап та матур ул, ачык күңелле, якты йөзле булуы белән матур. Сөйләшүе дә сөйкемле, үзеннән аналарча җылылык һәм кайгырту бөрки. 
Хәсәновлар гаиләсенең ныклыгы сере нидә соң? Бу сорауга мәчеткә өйлә намазына барырга җыенган Солтан ага болай дип җавап бирде:
–Яшь чагыбызда бер-беребезне өзелеп яраттык һәм бу хисләрне еллар дәвамында саклый алдык. Бер-береңә тулысынча ышанырга, шул ук вакытта һәркемнең ниндидер җитешсезлекләре булганны аңларга кирәк. Изге китапта җир йөзендә яшәүче һәр кешенең пары булырга тиеш, диелгән. Менә мин дә үз парымны таптым. Аны гомеремнең соңгы көннәренә кадәр кадерләп яшәячәкмен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев