Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Стажны сатып алырга мөмкин

2024 елдан иминият пенсиясе билгеләнер өчен иң кечкенә стаж итеп 15 ел каралган.

Әгәр дә ул җитешми, ә яшь җиткән икән, 5 елга соңрак бары тик иң түбән күрсәткечтәге социаль пенсия генә билгеләнәчәк. Әмма җитешмәгән хезмәт елларын үз ихтыярың белән взнос түләү белән тутырырга мөмкин. 

Мондый стажны эшләмәгән яисә чит илдә эшләүче гражданнар җыярга ярдәм итә ала. Эшләмәүчеләргә стаж җыю өчен башка кешеләр, мәсәлән, балалар да ата-аналары өчен түләргә мөмкиннәр. 

Моның өчен Россия пенсия һәм иминият фонды белән ихтыярый пенсия иминияте килешүен төзергә һәм шул елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча взнос күләмен күчерергә кирәк. 

Взнос күләме иң кечкенә хезмәт хакы күләменә бәйле һәм ел саен үзгәреп тора. 2023 ел өчен, ким дигәндә, 42879 сум тәшкил итә. 
Әгәр дә килешү ел башыннан төзелмәгән һәм стаж бары тик ел ахыры өчен генә исәпләнелә һәм акча да шуңа ярашлы кими. 
Шул ук вакытта бер тулы иминият елы өчен бары тик 12 ай стаж гына исәпләнә. Мәсәлән, әгәр сезгә 3 ел җитешми икән, 3 ел дәвамында (2023, 2024 һәм 2025 еллар өчен) ихтыярый взносларны түләргә кирәк. 2023 елда 3 ел өчен дә взносларны түләп, пенсиягә хокук алу мөмкин түгел. Бары бер ел гына исәпләнәчәк, ә күбрәк акча бары тик пенсия коэффициентына гына йогынты ясаячак. 

Илдар Гайсин, район прокуроры ярдәмчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев