Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Светлана Герасимова 20 ел акушерка булган чорда аның куллары җылысын йөзләгән сабый тойгандыр

Светлана Анатольевнаны әлкилеләрнең күпчелеге белә, чөнки ул озак еллар бәби табу йортында “кендек әбисе” булып эшләде бит.

–Мин Чистайда туып үстем. Медицина училищесы өебездән ерак түгел иде. Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, гомере буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Валентина әбием шәфкать туташына укырга киңәш итте. Шактый еллар узгач, ул моны болай дип аңлатты: “Кечкенәдән башкаларны кызгана, ят кешенең әрнүен йөрәгең белән кабул итә идең бит”. Валя әбиемнең шушы киңәшенә бик рәхмәтлемен,–дип сөйләде үзенең һөнәр сайлау тарихын район хастаханәсе баш шәфкать туташы Светлана Герасимова. 
Заманында Әлки районына ул юллама буенча килә, биредә өч ел эшләргә тиеш була. Әмма ике елдан Базарлы Матак егете Петр Герасимовка кияүгә чыгып, шунда яшәргә кала.
–Петя медицина каравы үтәргә килгән иде.  Райпода шофер булып эшли үзе. Шулай сөйләшеп- танышып киттек. Миңа аның үз сүзендә тора белү, хезмәт сөю кебек чын ир-атларда гына була торган сыйфатлары ошады. Шуның өстенә ул күңелемне дә күрә белде,–дип моннан өч дистә ел элек булган хәлләрне исенә төшерә Светлана Анатольевна.
Шушы вакыт эчендә Герасимовлар гаиләсендә дүрт бала туып үскән. Өч кызларының берсе әнисе эзләреннән атлаган: Оксана район хастаханәсендә лаборант булып эшли. Медицина династиясен әлегә мәктәптә укучы кызы  Дарья да дәвам итәргә җыена. 
Светлана Анатольевнаны әлкилеләрнең күпчелеге белә, чөнки ул озак еллар бәби табу йортында “кендек әбисе” булып эшләде бит.  Егерме ел акушерка булган чорда аның куллары җылысын йөзләгән сабый тойгандыр. Нәкъ менә Светлана Анатольевна нәниләрне киендереп кайгыртучан әниләре һәм бәхетле әтиләре кулларына тапшыра булган. 
Хәзер гаять җаваплы, пөхтә һәм ярдәмчел ханым баш шәфкать туташы вазыйфаларын башкара, аның эш урыны хирургия бүлегендә.  Баш белгеч вазыйфаларына шул исәптән барлык бүлекләрне дарулар, медикаментлар һәм махсус киемнәр белән тәэмин итеп тору да керә. 
–Безгә бигрәк тә узган елда авыр булды. Барыбыз да көчәйтелгән режимда эшләдек. Ковид билгеләре булган пациентлар саны көннән-көн артты, медицина хезмәткәрләре үзләре дә авырды. Ярый әле, вакцина уйлап таптылар. Хәзер аңлыйбыз инде, ул меңәрләгән, бәлки әле миллионлаган кешеләрнең гомерен саклап калды бит. Хәзерге вакытта хәлләр бераз тотрыкланды, әмма киеренкелек әлегә тәмамланмады. Шулай да хәзер коронавирус инфекциясен җиңү өчен кирәкле бөтен нәрсә, шул исәптән дарулар һәм җиһазлар бар. Район үзәк хастаханәсе дә, барлык фельдшер-акушерлык пукнтлары да кыйммәтле яңа техника белән җиһазландырыла. Монысы безне бик сөендерә,–дип сөйли баш шәфкать туташы.
Ә баш табибның дәвалау буенча урынбасары Мухаммадкул Ахроров аның турында болай ди: “Бик тә йомшак күңелле кеше ул, һәркемгә булышырга омтыла. Светлана Анатольевна чын кеше, һөнәренә бирелгән хезмәткәр”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев