Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Светлана Одушкина: Анализ ясау өчен кирәк булган реактивлар Словакиядән кайтарылган

​​​​​​​Коронавирус аның белән авыручылар сәламәтлегенә зур зыян салып калдыра.

Моны ачыклау өчен район хастаханәсенә килеп канга анализ ясатырга киңәш ителә. Мондый анализ канда тромблар хасил булу куркынычы турында кисәтә ала. Анализ ясау өчен кирәк булган реактивлар безнең поликлиникага Словакиядән кайтарылган. Бу турыда район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина хәбәр итә.

Канга мондый анализ ясый торган аппарат һәм материаллар һәр районда да юк икән әле. Әйтик, күрше Спас районында яшәүчеләр мондый тикшерүне Казанда гына үтә икән.

Светлана Одушкина әйтүенчә, ковид белән авырганнан соң бер ай узгач прививка ясатырга яисә ревакцинация үтәргә кирәк. Югыйсә, кайберәүләр “миндә антитәнчекләр күрсәткече югары” дип прививка ясатырга ашыкмыйлар. Бу ялгыш фикер, ди баш табиб. Антитәнчекләр күрсәткеченең югары булуы коронавирустан саклап кала алмаска да мөмкин икән бит.

Светлана Одушкина әлкилеләргә кыштан язга күчкән чорда киемне дөрес сайларга киңәш итә. Чөнки бу вакытта һава торышы тотрыксыз, көндез бик җылы булырга мөмкин, иртән һәм төнлә шактый скыу әле. Мондый шартларда өшеп, салкын тидерү, авыру куркынычы гаять зур.  Моңа бигрәк тә кечкенә балаларны киендергәндә игътибар итәргә кирәк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев