Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Светлана Одушкина: "Авыручыларның үпкәләре 47-56 процентка кадәр зарарланган"

Татарстанда 21 февральдән транспортта, сәүдә үзәкләрендә һәм җәмәгать туклануы биналарында куар-кодлар гамәлдән чыгарыла, кунакханәләрне тутыру буенча чикләүләр дә бетерелә.

 Концерт һәм спорт залларын безнең районда 70 процентка кадәр тутырырга ярый. Бусы әлеге учреждениеләр хезмәткәрләренең ковид-19 дан тулысынча вакциналанган булулары белән бәйле.

Район башлыгы Александр Никошин әлеге мәкер инфекциядән өлкән яшьтәгеләрне тсаклау кирәклегенә кабат игътибар юнәлтте. Социаль хезмәткәрләр кайнар линиягә шылтыратучыларга (884346) 2-08-88) тиз арада җавап бирергә, алар гозере белән өйләренә дарулар һәм азык-төлек сатып алып илтергә кирәк бит. Шул ук вакытта 60 яшьтән узган һәркем прививка ясатырга, үзен һәм якыннарын куркыныч авырудан сакларга тиешләр.

Кызганычка каршы, Иске Салман, Апак, Базарлы Матак авыл җирлекләрендә яшәүче әби-бабайларның 70 проценты гына прививкаланган әле. Әмма саннарның иң түбәне Салман җирлегендә: андагы 170 пенсионерның 106сы гына вакцина кадаткан.

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина әйтүенчә, коронавирус йоктырган кешеләр саны буенча вәзгыять катлаулы булып кала бирә, безгә әле дә уяу булырга кирәк.

Хәзерге вакытта йогышлы авырулар бүлегендә алты өлкән пациент һәм ике бала дәвалана, тагын өч кеше рентгенлы компьютер томографиясе үткән.  Аларның үпкәләре 47-56 процентка кадәр зарарланган. Нигездә авыруларның күбесе вакцина кадатмаган, үзләре пенсия яшендә.

Кызганычка каршы, табиблар ничек кенә тырышсалар да, ковид диагнозлы өч райондашыбыз быел бакыйлыкка күчкән, аларның берсе – хезмәт яшендә.

Теләсә нинди инфекция вакытында да беренче һөҗүмнең медицина хезмәткәрләренә юнәлтелгән булуын онытмыйк. Хәзерге вакытта 13 ФАП мөдире авырып ята. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева әйтүенчә, бүгенге көнгә коронавирустан 39 үсмер вакциналанган, ата-аналарның 69 ы баласына прививка ясатырга ризалык биреп гариза язган.

–Хәзерге вакытта укыту учреждениеләрендә авыручылар саны кими башлады, әмма Иске Тахтала, Иске Матак һәм Хузангай мәктәпләрендә хәлләр җитди булып кала бирә, –диде җитәкче.

Хәкук саклау органнары хезмәткәрләре җәмәгать урыннарында битлек режимының үтәлешен тикшерүне туктатканнары юк. Узган атнада режимны бозу очраклары Базарлы Матактагы өч эре сәүдә үзәгендә, ягулык салу станциясендә, почта бүлекчәсендә күзәтелгән.

Әлкилеләр соңгы вакытта битлек кию турындагы таләпкә җаваплырак карый башладылар. Ә полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре административ беркетмәләрне Спас районыннан 22 яшьлек егеткә һәм 40 яшьлек Казан кешесенә тутырганнар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев