Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Светлана Одушкина: Районда вакцина ясатучылар саны күп»

Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче галимнәрнең фаразлары туры килде–көз җитә башлауга коронавирус чире йоктыручылар күбәйде.

  Бу әле сентябрь һәм октябрь айларында да шулай булачак. 
    Хәзер табиблар жәмәгать урыннарында, бигрәк тә биналарда битлек киеп йөрүне киңәш итәләр. Чир бит күп очракта сулыш алу органнары аша тарала. 
    Коронавируска каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышында Базарлы Матак үзәк хастәханәсе баш табибы Светлана Одушкина  йогышлы чир белән районда авыручылар да теркәлде, ди. Ковид белән чирләүчеләр Казан больницаларына, госпиталенә озатыла икән. Ә райондагы инфекция бүлегендә ОРЗ кебек чирлеләр генә дәвалана. 
    Баш табиб районга яңа төр вакцина кайтуын да хәбәр итте. Ул медицина телендә “назальная вакцина” дип атала. Вакцинаны укол кадамыйча гына, борын юлларына сиптереп ясыйлар. Аны өч атна аралыгында ике мәртәбә ясау кирәк. 
 Назаль вакцинасы ковид инфекциясенә каршы көрәштә  бик эффектлы санала. Ул сулыш алу юлларында иммун системасын тудыра. 
     Укол кадатудан тартынучылар өчен әлеге вакцина бик тә уңай булачак. Районга ул 400 доза кайткан. Теләге булганнар ясата ала. Шулай ук поликлиникада традицион – укол кадатып ясала торган вакциналар да бар. 
     Светлана Одушкина, районда халык әлеге мәкерле чирдән саклану чарасын күрә, вакцина ясатучылар саны күп ди. Әйтик, бер көндә 200 дән артык кеше ковидка каршы вакцина ясаткан. 
    Район башлыгы Александр Никошин прививканы бигрәк тә халык белән еш аралашучыларга –медицина    хезмәткәрләренә,педагогларга, социаль хезмәт күрсәтүчеләргә, мәдәниять хезмәткәрләренә беренчеләрдән бүлеп ясатырга кирәк ди. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев