Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташбилге авылында яшәүче Рәзинә Хәмәтҗанова 10 елдан артык инде яшелчә үрентеләре үстерә

Яраткан эш белән шөгыльләнү – күпләр өчен хыял. Әмма Ташбилге авылында яшәүче Рәзинә Хәмәтҗанова күңелеңә хуш килгән хезмәткә алынырга беркайчан да соң түгел дип саный. Ул үзе менә 10 елдан артык инде яшелчә үрентеләрен үзе өчен һәм сатуга дип тә үстерә.

 

–    Лаеклы ялга чыгуыма 16-17 ел инде һәм менә беләсезме, бу яшь – яңа эш белән шөгыльләнү өчен мөмкинлек ул, – ди үзе әңгәмәдәшем. 

Рәзинә Хәмәтҗанова гомер буе – 25 елга якын балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Әлеге һөнәргә күчү исә очраклы рәвештә килеп чыккан. Моңа исә 1984 елда ире Исмәгыйль белән 12 ел терлек симертү совхозында эшләгәннән соң, авылга күченеп кайту сәбәпче булган. Ире белән алар 4 кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлар бүген үз юлларыннан атлый: һәркайсының үз гаиләсе, эше. Шулай да алар да, әниләреннән үрнәк алып, үзләре дә бакчачылык белән шөгыльләнәләр һәм яхшы уңыш та алалар. 

Тормышны төрлеләндерү өчен, без буш вакытыбызда күңелгә яткан эшкә алынабыз. Кайчакта ул үзенә һаман саен вакытны күбрәк сорый бара һәм ял төреннән төп хезмәткә әйләнә. Җитди рәвештә мавыгып киткән очракта, ул хәтта керем дә китерергә мөмкин. 

–    Без үз йортыбызда яшибез, зур гына җир кишәрлегебез, бакчабыз бар. Ел саен мин бик күп үрентеләр утырта, ә артып калганын күршеләргә, танышларга тарата идем. Ә аннары бер танышым: “Нигә син аларны сатмыйсың?” – диде. Шул елны артып калган бар үрентене дә сатып, күпмедер акча эшләдем. Ошап китте. Ә үрентеләрне ничек үстерергә кирәклеген мин бик яхшы беләм, – дип сөйләп китте әңгәмәдәшем яңа кәсебе турында. 

Акрынлап әлеге мавыгу төп эшкә әйләнә. Шулай тормышның яңа һәм үзенә бер төрле кызыклы баскычы башлана. 
Сыйфаты үрентеләр үстерү ул – билгеле бер белем һәм тәҗрибә сорый. Үз үрентеләре белән һәркем мактана алмый. 

–    Яхшы орлыктан – сыйфатлы үрентеләр, ә алардан яхшы уңыш була. Мин февраль ахырында ук чәчү эшенә керешәм, – дип тәҗрибәсе белән уртаклаша Рәзинә апа. – Көздән әзерләп куйган туфракны, җылыту өчен, өйгә алып керәм. Әзерлек эшләреннән соң, орлыкларны чәчәм. Орлыкларны, нигездә, үзем ясыйм. Аларны сортлары буенча туфрак салынган тартмаларга чәчәм. 5-7 көннән орлыклар шытып чыга башлый. Шуннан соң тартмаларны яктырак урынга, нигездә, тәрәзә төпләренә урнаштырам. Аннары су сибәргә һәм  яктылык үрентеләргә тигез төшсен өчен, кояшка таба тартманың әле бер, әле икенче ягын әйләндереп куярга кирәк. Үрентеләр куерак утыртылса, аларны сирәгәйтү зарур. Тәҗрибәм булганлыктан, мин, гадәттә, үрентеләрне сирәгәйтмим. Апрель урталарында аларны теплицага чыгарып утыртам. Теплицалар исә минем өчәү. Монда үрентеләрне тагын да сирәгрәк утырту сорала. Берәр атнадан аларны ашлыйм. Аннары исә вакытында суын сибәргә, йомшартып торырга һәм, билгеле, җылы булу кирәк.

Рәзинә Хәмәтҗанова сүзләренә караганда, якынча май урталарында ул үрентеләрне сатуга әзерли башлый. Аларны тамырларына зыян китермәскә тырышып, махсус  көрәкчек белән туфрагы белән казып ала. 

Ә үстергәнне урнаштыру бернинди авырлык тудырмый икән. Туганнары, танышлары арасында да, күршеләр дә үрентеләрне бик теләп сатып ала. 
Бу мәшәкатьле эш хәзер аның күпмедер дәрәҗәдә юанычына да әйләнгән. Чөнки моннан 7 ел элек һич көтмәгәндә, гаиләгә бәхетсезлек килә. Терәге, ярдәмчесе дә булган ире Исмәгыйль Госман улының гомере өзелә. 

–    Зур тетрәнү кичердем. Тормышым икегә: аның белән үткән һәм хәзергесенә бүленгәндәй булды. Алга таба ничек итеп ялгыз яшәргә белми тордым. Вакыт та дәваламый. Шул халәткә өйрәнәсең генә, – ди кичерешләре турында Рәзинә апа. 

Рәхинә Хәмәтҗанова өйдә ялгыз утырмаска, кешеләр белән күбрәк аралашырга тырыша. Аны әби дип әйтергә тел дә әйләнми, 72 яшендә булуына карамастан, ул әле махсус хәрби операциядә булучыларга, мохтаҗларга гуманитар ярдәм җыярга һәм озатырга да булыша. 

–     Рәзинә Хәбибулловна  –авылыбызның актив кешесе, ул кеше кайгысына беркайчан да битараф калмый. Ул безнең җирлектә иганәчелек чараларын оештыручы, – диләр аның турында авылдашлары. 

Рәзинә Хәмәтҗанова кебек кешеләр һәрвакыт соклану уята. Яхшылык эшләү, ярдәмчел булу аның күңеленә балачактан салынган. Рәзинә апаның тормышында да авырлыклар да, сынаулар да күп булган, әмма аның күңеле тупасланмаган, ул элеккечә мәрхәмәтле, ачык йөзле булып калган. Аңа алга таба да шундый күтәренке күңелле, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәгез әле, дип телисе килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев