Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташбилгедә ифтар узды

Ташбилге мәдәният йортында ТРның Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Фоат Вәлиев исеменнән ифтар ашы узды.


Анда тирә-күрше авыллардан  муллалар, мәчет картлары да катнашты. Кунаклар арасында хатын-кызлар да бар иде.
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов авыз ачу мәҗлесенә җыелган бар халыкны Рамазан ае белән котлады, тоткан уразаларның кабул булуын теләде.


Кунакларны Фоат Вәлиев исеменнән “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Базарлы Матак  участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин сәламләде. Ул ифтарга килгән халыкка бик мул итеп табыннар әзерләүче Ташбилге хатын-кызларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде. 
Радик хәзрәт Абдуллин бик мәгънәле вәгазь сөйләде, Коръән сүрәләре укыды. 


Мөселманнар ахшам намазыннан соң бергәләп сый-нигъмәтләрдән авыз итеп аралашып утырдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев