Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар Борнае мәктәбе укучылары сабыйларны юл кагыйдәләре белән таныштырдылар

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кече яшьтән өйрәтү хәзерге заманның иң актуаль мәсьәләсе булып тора.

 Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның җәрәхәт алу куркынычын кисәтү максатында, "Кояшкай" балалар бакчасында киң кырлы эшчәнлек алып барыла.
Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә бакчага йөрүче сабыйлар белән "Юллар гыйлеме мәктәбенә сәяхәт" дип аталган чара үткәрелде. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төрле биремнәр үтәделәр, уеннарда катнаштылар.
Әлеге чараны уздыру балаларда күтәренке кәеф тудырырга һәм аң-белем дәрәҗәсен үстерергә ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев