Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекцияле бишенче пациент үлгән

Үткән тәүлектә Татарстанда COVID-19 йоктыруның 83 яңа очрагы расланган.

Ике кеше авыруны читтән ияртеп кайткан, 81е чирлеләр белән контактта булу нәтиҗәсендә вирус йоктырган.

Авырып китүчеләрнең 11е хастаханәләргә салынган, чирнең җиңел яисә симптомсыз формасы булган 72 кеше өйдә дәвалана.

Республикада коронавирус йоктырган кешеләрнең гомуми саны 1498 гә җитте. Татарстан хәзер COVID-19 белән зарарланучылар саны буенча Россиядә 13 нче урында.

Республикада коронавирус диагнозлы пациент үлеменең бишенче очрагы теркәлде. Бу 1938 елгы Түбән Кама кешесе.

Реклама

Кама аръягы районнарында куркыныч вирус йоктыручылар саны арта. Үткән тәүлектә Аксубай, Нурлат, Чистай районнарында коронавирусның берәр очрагы ачыкланган. Яңа авырып китүчеләрнең иң күбесе исә– Казанда (42 очрак).

Әлки районы COVID-19 үтеп кермәгән төбәкләр исемлегендә әле. Бездә коронавирусның расланган очраклары юк.

Яман чирне өйләребезгә кертмәү күбесенчә үзебездән тора. Хөрмәтле дуслар! Кирәк-кирәкмәсә өйдән чыгып йөрмик! Гигиена таләпләрен үтик, кулларны ешрак юыйк! Туганнар, дуслар белән күбесенчә телефон, социаль челтәрләр аша аралашыйк. Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеген саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев