Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тере” акча җыю дөресме?

Мин Базарлы Матакның Базар урамындагы күпкатлы йортта яшим. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә кагылышлы сорауларым бар иде. Элегрәк сыек-көнкүреш калдыкларын суыртып түккән өчен машинаның бер килүе 700 сумга төшә иде безгә. Ә көз көне бу бәяне күтәрделәр, хәзер машинаның һәр килүе 1000 сумга төшә. Өебезгә хезмәт күрсәтүче оешма бәяне нәрсәгә нигезләнеп...

Мин Базарлы Матакның Базар урамындагы күпкатлы йортта яшим.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә кагылышлы сорауларым бар иде. Элегрәк сыек-көнкүреш калдыкларын суыртып түккән өчен машинаның бер килүе 700 сумга төшә иде безгә. Ә көз көне бу бәяне күтәрделәр, хәзер машинаның һәр килүе 1000 сумга төшә. Өебезгә хезмәт күрсәтүче оешма бәяне нәрсәгә нигезләнеп арттырды икән?

Икенче соравым: элек бу хезмәт өчен квитанция белән түләсәк, хәзер фатирдан-фатирга йөреп "тере" акча җыярга кушалар. Болай эшләү дөресме?

Редакциягә кергән әлеге сорауларга җавап бирү өчен без Әлки коммуналь челтәрләренә мөрәҗәгать иттек. Җәмгыятьнең баш бухгалтеры Светлана Гыйләҗева болай дип аңлатты:

-Сыек көнкүреш калдыкларын җыючы машинаны йөртү, запас частьләр алып, төзәтеп тору кыйммәткә төшә. Әлеге хезмәт өчен түләү бәясе калькуляция буенча исәпләнеп, 1 куб. метр калдык өчен 177,53 сум тәшкил итә. Машинаны бер тапкыр чакырту оешмалар өчен 1775 сум 30 тиенгә төшә (юындык сулар чистартуның күләме уртача 10 куб метр итеп алына). Ә шәхси хуҗалыклар өчен әлеге хезмәтнең бәясе 1 мең сум тора.

Икенче сорауга килгәндә, хәл болайрак: күп фатирлы йортлар хуҗаларын берләштергән торак милекчеләре ширкәте сыек көнкүреш калдыклары чыгарган өчен безгә берничә ай акча күчерә алмый. Шуңа күрә Җәлил, Пионер, Совет урамнарындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, җыелыш үткәреп, әлеге хезмәт өчен "тере" акча җыеп түләү турында карарга килгәннәр. Ә квитанцияләрдән бу түләү төшереп калдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев