Әтиләр батырлыгы онытылмас
Менә дулкынланып көтеп алган олы бәйрәм – фашист Германиясен Җиңүнең 75 еллыгы килеп җитте. Әлеге вакыйгалар ерактарак кала барган саен, бу Җиңүнең әһәмияте, бөеклеге ныграк сизелә. Ә бит бу Җиңүне безнең әтиләребез, бабайларыбыз яулады, алар кешелекне нацизм коллыгыннан коткарды.
Ленинград шәһәре оборонасы Бөек Ватан сугышы тарихында аерым бер урын алып тора. Фашистлар әлеге бөек шәһәрне кулга тешерергә хыялланалар. Ленинградны басып алсалар, алар турыдан-туры Ватаныбызның йөрәге Мәскәүгә юл алырлар, ул чагында башкалабызны явыз дошманнан саклап калу бигрәк тә авыр булыр иде.
Ленинград оборонасында минем әтием Александр Иванович Глухов та катнаша. Аңардан тыш, Петр беренче нигез салган ташкаланы авылдашларыбыз Мукусев Василий, Красильников Александр, Тимофеев Михаил, Тимофеев Андрей, Мурзаков Даниил да саклыйлар. Чуаш Шәпкәсеннән Павел Трифонов һәм Иван Горячев (Базарлы Матак мәктәбенең элекке директоры Борис Горячевның әтисе) та Ленинград оборонасына үз өлешләрен кертәләр.
Әтиемне сугышка 1942 елның 1 маенда алалар. Бу вакытта Ленинград инде камалышта була. Әтине Ленинград фронтының 23нче запас укчы полкы 4нче батальоны икенче ротасына билгелиләр. Язмыш ирке белән соңрак ул Ладога аша Ленинградка легендар “Тормыш юлы”н төзегән аерым тимер юл батальоны сугышчысы булып китә. “Тормыш юлы” һәм блокада турында бик күп язылды инде. Мәгълүм булганча, елга аша төзелгән әлеге юл Ленинградны ач үлемнән, ә Ленинград фронтын җиңелүдән саклап кала.
1943 елның гыйнварында Ленинград һәм Волхов фронтлары гаскәрләренә әмер бирелә: һөҗүмгә күчәргә, бер-берсенә таба хәрәкәт итәргә һәм кушылырга. Салкын гыйнвар иртәсендә дошман ныгытмаларына дүрт меңнән артык орудие һәм минометлар ут яудыра башлый. Канкойгыч сугыш җиде көн һәм төн дәвам итә. Һәм, ниһаять, ике фронт сугышчылары, камалышны өзеп, бергә кушылалар. Бу 1943 елның 18 гыйнвары була.
Әлеге хәлләрдән соң 77 елга якын вакыт үтте. Әтиемнең сүзләре әле дә хәтеремдә: “Безгә, аерым тимер юл батальоны солдатларына, “Тормыш юлын” туктаусыз дошман бомбалары астында төзергә һәм хезмәт күрсәтергә туры килде. Фашист самолетлары карчыгалар кебек көтүләре белән очып киләләр һәм бомбага тота башлыйлар иде. Карыйсың, анда кул, ә тегендә аяк ауный. Ә берсендә политрукның башы өзелгән килеш йөгереп баруын күреп өнсез калдым. Ничек кенә булмасын, безгә соңгы сулышыбызга кадәр постта калырга һәм “Тормыш юлын” төзүне дәвам итәргә боерык бирелгән иде. Һәрвакыт ачлар, йокламаган килеш, билдән бозлы су эчендә һәм бомбалар астында без шәһәрне азык-төлек һәм корал белән тәэмин иттек”.
Әти сугыштан 1945 елның июнендә Иркутск шәһәреннән кайта. Анда ул госпитальдә дәвалана.
1956 елгы Венгрия вакыйгаларында катнашкан, бүген инде мәрхүм Исаев Дмитрий Федорович болай дип искә ала иде:
- 1945 елның җәендә авыл буйлап шатлыклы хәбәр таралды – Иван Глуховның улы Александр фронттан кайта! Без, малайлар, фронтовикны каршы алырга авыл башына йөгердек. Аның пилоткасы, күкрәгендә сугышчан бүләкләр белән гимнастеркасы, аркасындагы юл капчыгы һәм шатлык белән балкыган күзләре нык истә калган. Бу тәмугтан исән чыккан, туган нигезенә әйләнеп кайткан солдат сөенече иде.
Тыныч тормышта әти бик тыйнак кеше булды. Ул сугыш турында сөйләргә яратмады. Әмма кайчагында әкрен генә бер җыр көйли башлый, ул җырда Ладога сүзе гел кабатлана иде. Әти инде күптән мәрхүм, әмма әлеге җыр белән кызыксыну хисе миндә гел яшәде. Һәм менә 2018 елның сентябрендә Базарлы Матак хастаханәсендә ятканда Болгар шәһәреннән 40 яшьлек ир-ат белән танышып киттем. Ул Санкт-Петербургта хезмәт иткән, ротода башлап җырлаучы булган икән. Аңардан мин әти көйләгән җырның “Эх, Ладога, родная Ладога” дип аталганын белдем.
Тагын бер хатирә: әтинең үләренә берничә генә ай калган иде, салкын гыйнвар иртәсендә өй ишеген шакыдылар.
- Виктор, тизрәк радионы кабыз, анда синең әтиең турында сөйлиләр! дигән тавыш яңгырады.
Ишекне ачсам, анда Коля дәдәй Афанасьев басып тора. Кирәк бит, нәкъ шул вакытта безнең радиоалгыч ремонтта иде, тапшыруны тыңлый алмадык. Әтине Ленинград камалышын өзү көне белән Украинада яшәүче сугышчан дуслары котлаган икән. Ә бүләк итеп алар “Эх, Ладога, родная Ладога” җырын тапшыруны сораганнар. Әлеге тапшыруны ул чакта радиожурналист Виктор Татарский алып бара иде. Авылдашым Николай Егоровичка теге кышкы иртәдә безгә йөгереп килүе, битарафлык күрсәтмәве өчен дә зур рәхмәт.
Ватан үз солдатының батырлыгын лаеклы бәяләде. Фронттагы кыюлыгы, куркусызлыгы өчен әтием Глухов Александр Иванович икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп медальләр белән бүләкләнде.
Авылыбызның элекке фронтовиклары күптән инде бакыйлыкка күчтеләр. Күбесе 1995-96 елларда вафат булды. Минем әти 1996 елның 29 декабрендә үлде. Ул минем кулларымда соңгы сулышын алды. Бүген дә минем Ватаныбызның бәйсезлеген яклап сугышкан әтиемә һәм барлык фронтовикларга әйтәсем килә: без, аларның уллары һәм оныклары, әтиләрнең батырлыгын истә тотабыз, алар белән горурланабыз. Аларның батырлыгы гасырлар буе онытылмас.
Авылыбыз уртасында 15 метр биеклектәге чыршы үсеп утыра. Ул 30 ел элек ветераннар тарафыннан Җиңүнең 45 еллыгы уңаеннан утыртылган иде. Ветераннарның авылыбызга бу соңгы бүләге яшь буынга әтиләрнең, бабайларның әлеге коточкыч сугышта күрсәткән батырлыклары турында искәртеп торсын иде. Яңадан сугыш башларга теләүчеләргә ирек бирелмәсен! Чөнки беркем дә, бернәрсә дә онытылмады!
Виктор Глухов, Сихтермә-Хузангай авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев