Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиз таралучан кош гриппы күзәтелү очраклары ешайды

Районда кошлар асрау урыннарын биологик яктан саклауны тәэмин итү буенча бер айлык узды.

Соңгы вакытта илдә тиз таралучан кош гриппы  күзәтелү очраклары ешайды. Ветеринар табиб Риназ Сафин сүзләренә караганда, быелның 6 аенда илнең 28 төбәгендә 62 кош гриппы булу очрагы теркәлгән, шуның 51 очрагы соңгы 2 айда булган, 46 очрак гадәттә күзәтелмәгән полусинантроп кошларда (акчарлак) грипп китереп чыгаручы йогыш ачыклану белән бәйле. 
Кошлар арасында йогышлы авыруларның таралуына юл куймас өчен, районда кошчылык урыннарын биологик саклау буенча “Акчарлак” дип исемләнгән айлык игълан ителде. 

10 июльдән 9 августка кадәр акчарлаклар тупланган (сулыклар, алар янындагы мәйданнар, чүплекләр, ризык каладыклары ташланган, кошлар оялаган) урыннарда рейдлар үткәрелде, патологик материал, тизәкләре тикшерүгә алынды; йорт һәм кыргый кошлар арасында грипп китереп чыгаручы йогыш әйләнешен ачыклау буенча  чаралар үткәрелде; кошчылык урыннарының ни дәрәҗәдә биологик  яктан сакланган булуы бәяләнде. Үлгән кошларның мәетләрен табып юк итү һәм табылган урыннарны йогышсызландыру буенча вакытында чаралар күрелде. 

Районның мал табиблары халык арасында кош гриппының куркынычлыгы, аның кисәтү чаралары турында аңлату эшләре алып барды. Кошларны алып кайткан очракта, моны килештерергә кирәклеге, ветеринар документларның булырга тиешлеге, кошларны бары тик ябык корылмаларда асрау мөһимлеге, кошлар сәламәтлегендә, үз-үзләрен тотышларында үзгәрешләр булганда, үлгән һәм авыру кыргый кошларны (аеруча акчарлакларны)  күргәндә, боларны хәбәр итү зарурлыгы турында сөйләнелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев