Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тормышны яратыгыз, көлегез..», - ди Булатның әнисе Талия Шәрипова

Әле бер ел элек кенә аларның тормышы әкиятне хәтерләтә.

Матур йорт, тугры ир, яраткан балалар, кияү, оныклар, күңелгә канәгатьлек бирә торган эш. Аннары – зур кайгы: юл һәлакәте, дәвалау мөмкин булмаган чир, үлем. 4 августта Булат Шакиров мәңгегә күзләрен йомды.

“Әгәр сезгә гомер бүләк ителгән икән, рәхәтләнеп яшәргә кирәк. Туган һәр көнгә шатланып, куанып гомер итәргә. Тормышны яратыгыз, көлегез, елагыз, гафу итегез, рәхмәтле булыгыз. Һәр мизгел кабатланмас бит ул”, – ди Талия Шәрипова, гаиләгә килгән күтәреп тә булмаслык бәхетсезлеккә кадәрге һәм аннан соңгы тормышны искә алып...  

булат

Шакир – Талия

“Мин бәхетле гаиләдә тудым, без 5 бала идек. Әти һәм әни бер-берсен яратып, хөрмәт итеп гомер итте һәм безне җитеш тормышта яшәтергә теләп тырыштылар”, – ди Талия Сәхиповна. 

Мәктәпне тәмамлагач, кыз бер ел мәктәптә укытучы булып эшли. Аннары Казанга китә. Алты елдан ул тормышын тамырдан үзгәртеп, яңадан туган авылына кайта. Аннары биредә үзе кебек үк күп балалы гаиләдән булган Шакир исемле егеткә кияүгә чыга.  Мәхәббәт җимешләре Лилия белән Булат туа. 

Гаилә бәхетле яши. Уллары белән кызларына алар матур балачак бүләк итә: табигатькә чыгалар, җәйләрен су коенырга йөриләр, кыш көне таудан шуалар, еш кына дәү әти һәм дәү әниләрендә кунакта булалар. Лилия һәм Булатка яхшы тәрбия, белем бирергә тырышалар. 

булат

Кызлары Лилия, мәктәпне тәмамлагач, Казанда укый. Шунда ул мәхәббәтен очратып, кияүгә дә чыга. Бүгенге көндә кияүләре Рөстәм белән ике ул – Әмир һәм Әскәрне үстерәләр. 

Булат үзенчәлекле бала була. Әнисе аның турында: “Ул хәтта елый да белми иде”, – ди. Өстәвенә, чибәр дә, үзенә тартып тора торган ниндидер сөйкемле сөяге бар, максатчан да. Тик тора алмый, һәрвакыт ниндидер вакыйгаларда кайнарга ярата. Әнисе аны яхшы әхлак кагыйдәләренә өйрәтә, кызларны үпкәләтергә ярамый, мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәк, дип тәрбияли. 

“Булат бик ачык иде. Без аның белән барысы турында да уртага салып фикер алыштык, бар темага да сөйләштек, – ди Талия апа. – Бик эшчән булды, кулы эшкә ятып торды. 17 яшендә ул үзе сарай салды. Өйне тулысынча төзекләндереп чыкты”. 
Булат күп яктан сәләтле кеше була. Үзен төрле өлкәләрдә сынап карарга тырыша. Ул эшмәкәрлеккә ярдәм институтында югары белем ала. Су башняларын ремонтлый, йортка ут чыбыкларын да суза. Атларны аеруча да ярата. Соңгы берничә елда токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә. 

Куркыныч билгеләмә куела

Аралашучан, шат күңелле, дуслары да күп. Әмма көннәрдән бер көнне ул үзен начар хис итә, температурасы төшми, аягына басу авырлаша. Ул вакытта әле Булатта яман шештер дип, берәү дә күз алдына да китерми. 

Билгеләмә куелгач, барысы да хастаханәләрдәге тәртип белән китә: операция ясала, химия, нур белән дәвалану билгеләнә. Әти-әни чирнең кузгалып китүенә, бәлки, 2022 елның февралендә булган юл-транспорт һәлакәте дә этәргеч ясагандыр, дип фаразлый. Машинасы белән юл кырыена төшеп киткән Булатның сәламәтлегенә зур зыян килми, аягы гына бераз имгәнә. Ул моңа әллә ни игътибар итеп тормый, әллә ни авыртып аптыратмый бит. Үзеннән-үзе бетәр әле дип уйлый. Әмма апрель аенда ул аягы сызлаудан газаплана башлый. Булат төрле медицина тикшеренүләре үтә, анализлар начар да булмый. Ә май аенда ул инде аягына баса алмый. Шуннан соң алар онкологка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Тиз арада операция ясала. Шешне “саркомага” шикләнеп, тикшерүгә юллыйлар. Мәскәүдә диагноз раслана. Булатка аягын кисәргә тәкъдим итәләр, әмма яшь ир-егет моның белән килешә алмый. 

“Катлаулы чир, бар процедуралар да кыйммәтле, берничә клиниканы алмаштырдык: Казан, Мәскәү, 3 айга якын Израильдә дәваланды. Бу безнең кайгыга битараф булмаган меңнәрчә кешенең ярдәме белән мөмкин булды. Безгә дуслар, туганнар, күршеләр, бөтенләй таныш булмаган кешеләр ярдәм итте. Без һәркемгә дә рәхмәтле, – дип сөйли Булатның әнисе. – Мин еладым, Аллаһыга ялвардым. Куркыныч иде. Шулай да без бары тик яхшыга гына өметләндек”. 

Озакка сузылган түзә алмаслык авыртуга чыдый алмыйча, Булат аягын кистерергә ризалаша. 18 гыйнварда операция ясала. Бу аның тормышының иң авыр вакытлары була. “Аның күзләреннән ихтыярсыздан яшь тәгәрәде, ул башка чара булмавын күңеле белән аңлады”, – ди Булатның әнисе. 

Май аенда ике тапкыр химия белән дәвалану билгеләнә. Әмма Булатның хәле канәгатьләнерлек кенә була. Аның тыны кысыла. “Пневмония” билгеләмәсе куела. 10 көн ул Казан хастаханәсендә дәвалана. Табиблар сүзләренә караганда, аңа химия дарулары туры килми. Кислород җитешмәүдән Булат интегә. Ул реанимациягә китерелә. “Киченнән ул яхшы йоклады, – ди Талия апа. – Табиблар хәлдән килгәннең барысын да эшләде. Әмма иртән аның хәле начарайды. Улыбызның акрынлап бу дөнья белән хушлашуы иде ул”.

Әнҗерә – аеруча якын җир

Булат ислам дине шартларына туры китереп, чын мөселман буларак туган авылы Әнҗерәдә җирләнә. “Бу авыр көннәрдә якыннар, туганнар, күршеләр, Булатның сыйныфташлары, бөтенләй чит кешеләр безнең янәшәбездән китмәделәр, ярдәм итәргә тырыштылар. Акчалата да булыштылар, рухи яктан да таяныч булдылар, – ди Булатның әнисе. – Әнҗерә кешеләре һич тә уйламаганда улыбызның җидесендә Коръән мәҗлесе оештырды. Моны аларның хәлгә кереп, зур хөрмәт йөзеннән башкарулары күренеп тора иде”. 

булат

Булат Яңа Әнҗерәне аеруча ярата. Ул балачактан анда еш була, мәктәп каникулларын шунда үткәрә. Атларга беренче ярату хисләре дә шунда бөреләнә. Нәкъ менә Әнҗерәдә ул беренче тапкыр әлеге матур, горур хайванны иярли һәм үз фермасын булдыру турындагы хыяллары да шунда туа. Ул атларны ничек үрчетергә, ашатырга, карарга кирәклеге турында күп мәгълүмат укый. Шактый еллардан соң Әнҗерәдә ферма да төзелә. Бу хуҗалыкны Булат үз көче белән торгыза... Шуңа аның кырыгын да Әнҗерәдә үткәрү ниятләнә. Кунаклар күп чакырылганга, мәҗлес клубта оештырыла. Авыл кешеләре тәмле ризыклар әзерли. Булатның сыйныфташлары да, дуслары да килә. “Улымны ничек яратуларын, хөрмәт итүләрен сизеп тордым һәм аны онытмаячакларын аңладым”, – ди Талия апа. 

8 августта Булатка 31 яшь тулар иде. “8 августта Яңа Әнҗерәдә яшәүче Зәринә исемле кыз да туган көнен билгеләп үтә, – дип сүзен дәвам итте ул. – Булат һәм Зәринә туган көннәре белән котлашалар иде. Бергә матур урын да сайладылар, Булат хәтта беседка да шунда ясады. Зәринә быел 15 яшь тулган көнен билгеләп үтмәде.

булат

Кечкенәдән ул: “Булат – минем егетем”, – дия иде. Яшь аермалары зур булуга карамастан, алар дуслар иделәр”. 
Булат өйләнергә өлгермәсә дә, аның сөйгән кызы була. Аягын кистергәч, ул аңа: “Мине көтмә инде, бергә булырбыз дип өметләнмә”, – дип әйтә. “Ул дөньяның бар ямен тоярга:  өйләнергә, йорт салырга, бала үстерү шатлыклары күрергә өлгермәде”, – ди Талия апа. 

Булаттан башка тормыш

Һәрвакыт үткәннәрне искә аласың да, аны башкача яшәү, хаталанмау мөмкинлеге турында уйланасың. Тормышның тыныч кына яшәгәндә бәхетсезлек башланган көнен искә аласың. 

“Булатны бер генә тапкыр да төшемдә күргәнем юк. Әмма аңлыйм: ул тынычланды, хәзер газапланмый. Аңа яхшыдыр, дип ышанам. Иртәме-соңмы без, һичшиксез, очрашачакбыз”, – ди күз яшьләрен тыя алмыйча Талия апа. 

Балаңны бакыйлыкка озатудан да ачырак хәсрәт юк, башка бар борчулар да күзгә күренми, чүп кенә кебек тоела башлый.  Улын югалткан ананы тынычландыру өчен нинди сүзләр әйтергә? Аны ничек юатырга, моның белән килешергә кирәклеген аңлатырга? Дөрес яшәү фаҗигаләр булмаячагын ышандырмый. Ачы хәсрәт яхшы кешеләр ишеген дә кага. Бүген тормыш Шәриповлар гаиләсен чибәр, булдыклы, сәләтле уллары Булаттан башка яшәргә өйрәтә.

Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев