Сөләйман Шакиров: "Күп тел белү – дәрәҗә ул!"
1257
0
Туган телем – татар теле дөньядагы иң таралган 14 тел исемлегенә керә. Без үзбәк, казак, кыргыз, әзербәйҗан һәм башка төркиләр белән җиңел аралашабыз.
Мин Төгәлбәй авылында туып үстем. Мәктәптә укыган елларда (1945-1953) дүрт класс татарча гына укыдык. Инде бишенче класстан төрле фәннәр керә башлады. Атнага икешәр сәгать немец һәм рус телләрен өйрәндек. Аларны югары белемле, сугыштан исән кайткан укытучылар укытты. Мәсәлән, рус теленнән грамматика һәм әдәбият буенча – өч тел белүче Киргизов Степан белем бирде. Ул чуаш иде. Безгә 24 битле дәфтәрне бөкләтеп, сүзлек ясатты. Рус телен татар теле аша өйрәтте. Алардан бердәнбер исән калган Зөлфия апа Шакирова немец телен укытты. Өч елда без рус, немец телләрен 80 процент үзләштердек.
Күбрәк тел белү әйбәт анысы, тик ана телен кыскарту хисабына булмасын иде. Бөтен гыйлем ана сөте белән керә, диләр бит. Хәзер шәһәр транспортында да игъланны өч телдә әйтәләр – русча, татарча, инглизчә. Шулай бер көнне 54 нче автобус белән Елга портына барам. Автобус алай тыгыз түгел, әмма утырырга буш урыннар юк. Мин яшь түгел инде – 80нән узган II төркем инвалид, аякларның хәле бетә торган чак. Шулай басып торам, янымда ике кыз утырган килеш конспект укып баралар – студентлар ахры. Үзләре немец сүзләре дә кыстыргалап сөйләшәләр. Салонда теге белдерү ишетелгәч, мин дә өстәп бер номер күрсәтим әле, дип, немецчаны, русчамны, татарчамны кушып: “Их бине есть инвалидес цваен группен”, дип әйтеп куйдым. Мин дә инвалид, дигән сүз була инде бу. Шуннан теге кызларның берсе җәлт кенә сикереп торды да: “Дедуля, инвалидес, битте!”–дип миңа урын тәкъдим итте. Утырдым да: “Данке, дас медхен!”– дип әйтеп куйдым. Рәхмәт, кызым, дигән сүз инде монысы немецча. Кызлар:”Гут, гут!” дип кабатлады. Яхшы, яхшы – безнеңчә. Кайвакыт әз-мәз булса да чит тел белү ярап куя шул. Автобустагылар, минем шаяртуны аңлап: “Вәт инвалид бабай!”–дип шаркылдашып көлештеләр.
Бу ел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Туган телләребезне әйбәт белик, саклыйк, буыннан буынга тапшырыйк, бер-беребезнең телләрен, гореф-гадәтләрен ихтирам итик, дус-бердәм яшик, дигән мәгънә салынган бу чарага, минемчә.
Ана телен дә яхшы белик, бүтән телләрне дә өйрәник. Күп тел белү – дәрәҗә ул!
Сөләйман Шакиров,
хезмәт ветераны,
Казан шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев