Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки авылы мәктәбенә яңа директор билгеләнде

Түбән Әлкидәге белем көненә багышланган бәйрәм тантанасында мәктәп укучыларын, килгән кунакларны яңа директор – Венера Гайнетдинова белән таныштырдылар.

 
Шул уңайдан бәйрәмгә район Советының башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов та чакырылган иде. Ул җитәкчене тәкъдим иткәч: “Мин Венера Сәйдетдин кызына яңа эшендә уңышлар телим. Бер-берегезне хөрмәт итеп, бергә-бергә тырышып эшләгез. Ә мәктәпнең элеккеге директоры Фәнис Мисаловка исә шундый шартлар тудырганы өчен рәхмәт әйтәсе килә”, – диде ул. Аннары директорга, хуҗалык эшләрендә кирәк булыр дип, 10 мең сумга сертификат та тапшырды.
 Венера Гайнетдиновага мәктәп тормышы чит түгел. Моңарчы ул озак еллар Әхмәт мәктәбендә җитәкчелек иткән. Түбән Әлки мәктәбенә яңа билгеләнгән директор сүз алгач: “Белем йортына  тәүге тапкыр аяк басучылар өчен бүген беренче кыңгырау чыңласа, 11 сыйныфлар аны сентябрьнең тантаналы көнендә соңгы тапкыр ишетә. Мин һәркемгә дә ныклы сәламәтлек, яңа уку елында уңышлар телим. Исән-сау булыйк, барыбызга да хәерле юл”, - дип, матур теләкләрен ирештерде. 
Беренче сыйныфка быел өч авылдан (Түбән Әлки, Югары Әлки, Урта Әлки авыллары) 10 бала җыелган. Шуларның 5се – кызлар, 5 се –  малайлар. 11 нче сыйныфта исә 3 бала: (2 се – кызлар, 1се – малай), укыячак. Гомумән исә, мәктәптә белем алучы балалар саны – 114. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев