Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки гомумбелем бирү урта мәктәбендә “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе үткәрелде

14 апрельдә Түбән Әлки гомумбелем бирү урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторларының “Куркынычсыз тәгәрмәч” дип исемләнгән бәйгенең муниципаль туры үткәрелде.

Бәйгедә районның 18 мәктәбе катнашты.  


Тантаналы өлештә чыгыш ясаган районның ЮХИДИ идарәсе Олег Анжаков та әлеге чараны үткәрүнең мәгънәсе бик зур булуын ассызыклады.


–     Сез юлларда дөрес хәрәкәт итәргә өйрәнгәнсез, ә ул –  сезнең дә, башкаларның да иминлеге дигән сүз. Бу – зур мактауга лаек. Бәйгедә һәркем җиңә алмас, әмма беренче булырга теләк булу, шуңа омтылу бик мөһим, – диде ул, бәйге ярышчыларын сәламләп. 


Биредә районның мәгариф идарәсе методисты Алла Сорина, бәйге шартлары тудырып, бар ярышчыларны кабул итүче Түбән Әлки урта мәктәбе директоры Венера Гайнетдинова да яшь юл хәрәкәте инспекторларына уңышлар теләде. 


Бәйгедә катнашучыларга дүрт төрле таләп куелды. Беренчедән, алар велосипедта билгеле бер каршылыкларны үтеп, фигуралы йөрергә тиеш иде. Түбән Әлки мәктәбе укытучысы Рәфәс Билалов бу биремнең үтәлешен карап, вакытны билгеләп барды. Ул ике дистә елдан артык әлеге түгәрәк белән җитәкчелек итә, укучылары һәр елны яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, республика күләмендәге ярышларда да урыннар ала. Әлеге биремнең авырлыгы турында сорашкач, ул: 


–     Ярышчылар велосипедта кеглилар тезелгән түгәрәктән йөрергә тиеш. Үтәргә тиешле араның киңлеге – 50 см гына. Кеглиларны бәрдерергә ярамый. Аннары зигзаг рәвешендә 6 таяк арасыннан үтү сорала. Беренче ике таяк арасы 130 см дан башлана һәм 5 см га тарая бара. Тизлек тә кирәк, һәр ялгыш саен  баллга очколар киметелә бара. Оста күнекмәләрне булдыруга ел дәвамында шөгыльләнгән очракта гына ирешергә була, – дип аңлатты. 


Хәрәкәтнең яшь инспекторларын юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләре, беренче медицина ярдәмен ни дәрәҗәдә дөрес итеп  күрсәтә алулары буенча да сынадылар. Бу бәйгеләрдә белемнәр бәяләнүен күзәтү өчен транспортта һәм юлларда балалар имгәнүен булдырмауны өндәү буенча инспектор Антон Советников, Түбән Әлки ФАПы фельдшеры Ильмир Шәмсетдинов махсус чакырылган иде.  
“Бергәләп – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен” дигән иҗади бәйгедә исә укучылар юл хәрәкәте кагыйдәсе буенча белемнәрен җыр, шигырь юллары аша күрсәттеләр, сәхнәләштерелгән күренешләр  белән аңлаттылар.  


Соңыннан  җиңүчеләр билгеле булды: гомуми нәтижәләр буенча 1 нче урында – Түбән Әлки урта мәктәбе, 2 нче урында – Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендге гимназиясе, 3 нче урында Юхмачы урта мәктәбе командасы. 


Әлеге юнәлеш буенча ел буена башкарылган эшләрен күрсәткән  укытучылар да бәяләнде. “Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядының иң яхшы җитәкчесе” номинациясе буенча 1 нче урында – Рәфәс Билалов (Түбән Әлки мәткәбе), 2 нче урында Надежда Емелюкова (Чуаш Борнае мәктәбе), 3 нче урында – Фәрит Галиуллин (Чуаш Кичүе мәктәбе) лаек булды. 


Район күләмендә җиңүче команда республика бәйгесендә катнашып, район данын яклаячак. Без аларга исә уңышлар теләп калабыз. 

Илья Гыйльфанов, Әхмәт мәктәбе, 4 нче сыйныф укучысы:


– “Куркынычсыз көпчәк” түгәрәгендә икенче елымны шөгыльләнәм.  Велосипедта йөрергә яратам. Аеруча миңа беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнү ошый. Минем әти-әнием дә – медицина белеме алган кешеләр. Әтием – үз авылыбызда, ә әнием Югары Әлкидә фельдшер булып эшли. Мин дә киләчәктә табиб булырга хыялланам.

Камилә Нотфуллина, Югары Әлморза мәктәбе, 6 нчы сыйныф укучысы:


–    Мин велосипедта йөрергә өйрәнергә теләгәнгә, әлеге түгәрәкне сайладым. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик теләп өйрәнәм, син башкаларга зыян китермәскә, үзең дә имгәнмәскә тиешсең. Киләчәктә машинам булып, аны үзем йөртергә хыялланам. 

Илфат Шәйхетдинов, Түбән Әлки мәктәбе, 5 нче сыйныф укучысы:


–     Велосипедта төрле каршылыкларны үтәргә өйрәнү минем өчен бик кызыклы. Аннары юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмичә, велосипедта авыл урамнарыннан да йөрергә ярамый дип саныйм. Ә мин киләчәктә шәһәрдә дә велосипедта йөрермен дип уйлыйм, шуңа кагыйдәләрне бик теләп өйрәнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев