Түбән Әлки гомумбелем урта мәктәбендә сәхнә йолдызлары музее ачылды һәм театр фестивале узды
Иҗат кешеләре – авылның йөзек кашлары ул. Алар туган якларын танытучы, данга күмдерүче. Түбән Әлки җирлеге менә шундый республика күләмендә һәм аның чигендә дә танылучы артистлары белән горурлана.
Бер җирлектән берничә сәхнә кешесе чыксын әле! Алар иҗатын күрсәтүче, яшь буынга сөйләүче музей, һичшиксез, булырга тиеш!
Театр студиясе ачылды
Мәктәп директоры Венера Гайнетдинова җиткәчелегендәге укытучылар коллективы әнә шундый теләк белән янып, аны тормышка ашыруга – театр студиясе булдыруга ирешә. Аның ачылышында хөрмәтле якташлары – Галиәсгар Камал исемендәге татар театрында эшләп, ТРның атказанган һәм халык артисты исемнәрен алган Әсхәт Хисмәтов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, мәгариф идарәсеннән вәкилләр: Наталья Захарова, Флүсә Закирова, Миләүшә Фәхриева катнашты.
Музей экспонатлары якты иркен бүлмәгә урнаштырылган. Артта пәрдәләре күтәрелгән театр залы күренеше. Шунда ук Югары һәм Түбән Әлки авылларыннан чыккан артистларның фотосурәтләре эленгән. Манекеннарга берничә костюм кигезелгән, театр әсбаплары куелган. Ә аларның һәркайсының үз тарихы...
– Бу театр студиясе ачылуына без Әсхәт Хисмәтовка рәхмәтле. Чөнки Казанга юл алып, янына үтенеч белән кергәч, ул каршы килмәде: рольләрен башкарган ике костюмын, аларны алу зур авырлыклар тудырса да, безгә бүләк итте, – диде Венера Сәйдетиновна, сүз алгач.
– Менә бу киемнән мин “Зәңгәр шәл”дә Булат ролен башкардым, ә менә монысын киеп, “Яшь йөрәкләр”дәге Хәйретдинне уйнадым, – диде Әсхәт Әсәдулла уллы, экспонатларның тарихына тукталып.
– Биредә Исламия апа Мәхмүтовага бәйле экспонатлар да шактый. Кызлары Лилия һәм Ләйсән белән очрашып, аралашкач, алар безгә әниләренең театр костюмнарын, сәгатен, гастрольләргә үзе белән йөрткән Коръән сүрәләре җыентыгын, бизәнгечләр букчасын да бүләк иттеләр, – дип, экспонатлар белән таныштыруын дәвам итте мәктәпнең татар теле укытучысы Рәмзия Газизова.
Ә аннары театр студиясен ачу тантанасы булды: Әсхәт Хисмәтов һәм Венера Гайнетдинова ал тасмаларны кисте. Хәзер инде сөйләнелгән экспонатларга якын килеп карау мөмкинлеге бирелде. Монда якташ артистыбызның Хуҗа Насретдин ролен башкарганда кигән чәч, сакал-мыегы да, спектакльдә кулланылган савыт-саба да, театрның әйләнгеч афишалар баганасы да бар. “Бу әле башлангыч кына, сәхнә йолдызлары булган якташларыбыз белән элемтәне ныгытырбыз, музейны тагын да тулыландырырбыз”, – диделәр мәктәп хезмәткәрләре. Сәнгать кешесенең шәхси әйберләрен күргәч, ул хәтергә уела, иҗаты яхшырак күз алдына килә. Моннан нәтиҗә дә бер: яшь буын үз төбәгенең танылган кешеләрен яхшы беләчәк.
Һәр бала – артист
Мәктәпкә кунаклар чакырылган бу көн тулысынча театр сәнгатенә багышланды. Чараның икенче өлешендә сүз укучыларга бирелде: алар сәхнәләштергән күренешләр күрсәтте.
– “Мәктәпең матур гадәтләре” муниципаль проекты кысасында мәктәбебездә ике театр түгәрәге эшләп килә. Анда укучылар күренешләрне рольләргә бүлеп уйнарга өйрәнә. Нәтиҗә буларак, ел саен театр фестивале уза. Мәктәбебездә бүген 87 бала белем алса, барысы да бүгенге чарада катнаша, һәркайсының үз роле бар. Чөнки алар булганнар, сәләтлеләр, – диде Венера Сәйдетиновна чара ачылышында.
Сәхнәгә бер-бер артлы төрле сыйныф укучылары күтәрелде. Геройларга туры китереп – киемнәр, эчтәлекне ачып, декорацияләр уйланылган. Озак вакыт әзерләнүләре, зур тырышлык куелуы күренә. Яшь талантлар тартынмыйлар, сәхнәдә үзләрен иркен тоталар. Иҗадилык аларның канында шул!
Һәр чыгышны жюри да, укытучылар, укучылары үзләре дә тын да алмый карады. Ә аннары иң-иңнәр әйтелде, урыннар билгеләнде. Грамоталарны җиңүче укучыларга, кулларын кысып, Әсхәт Хисмәтов үзе тапшырды. Ул аларга күчтәнәч – торт та алып кайткан. Иң мөһиме, яшь талантлар эшен танылган артист бәяләде. Бу исә малай-кызлар хәтерендә гомерлеккә якты хатирә булып уелып калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев