Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки мәктәбе укучылары “Куркынычсыз тәгәрмәч-2024” республика бәйгесендә урыннар алып кайтты

21-24 майда Түбән Кама шәһәренең “Кама Артегы” лагерында “Куркынычсыз тәгәрмәч-2024” хәрәкәте яшь инспекторларының республика бәйгесе узды.

Шуны әйтергә кирәк: быел ул 30 нчы тапкыр үткәрелә. Бу бәйгедә район конкурсында башка командалар арасында җиңү яулаган Түбән Әлки мәктәбе укучылары катнашып, урыннар алып кайта. 

Сынау  тотарга республиканың  төрле төбәкләреннән 9-11 яшьлек малай-кызлардан торган 57 команда килә. Безнең Әлки районы данын Түбән Әлки мәктәбенең Рәфәс Билалов җитәкчелегендәге 4 укучы яклый. Алар: Әдилә Шәйхетдинова, Рүзил Хәлиуллин, Ләйсән Таһирова (4 нче сыйныф), Раяз Гыйниятов (3 сыйныф). Нәтиҗәдә, Әдилә кызлар арасында – “Велосиспедта фигуралы йөрү” номинациясендә, Рүзил – “Юл йөрү кагыйдәләрен белү”, “Беренче медицина ярдәмен күрсәтү” номинацияләре, Раяз “Медицина ярдәме күрсәтү” номинациясе буенча призер була. 

–    Бәйгедә “Автошәһәрчек” дигән номинация дә бар. Кызганыч, әмма безнең районда аның буенча күнекмәләр үтәргә махсус урын юк. Без аның буенча өйрәнеп бара алмадык. Шуңа да балалар биремне үтәгәндә югалып калды, куелган бурычны тиешенчә үтәп чыга алмады. Нәтиҗәдә, без беренче бишлеккә керә алмадык. Шулай да без бу сәфәрдән зур тәҗрибә, тәэсирләр алып кайттык. Чөнки балалара күңелле ял итү мөмкинлеге дә уйланылган иде, – ди мәктәптә “Куркынычсыз тәгәрмәч” түгәрәген дә алып баручы Рәфәс Билалов.

Шуны да әйтергә кирәк: бу бәйге укытучылар арасында да үткәрелә. Рәфәс Әбрар улы “Медицина ярдәме күрсәтү” номинациясендә 1 нче урын алуга ирешә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев