Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Кәчи мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы Зоя Мурзаковага мәртәбәле исеме бирелде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә укытучыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 
Алар хезмәтләрендәге уңышлары һәм үсеп килүче буынны күп еллар дәвамында тәрбияләүләре өчен бүләкләнде. 
Әлеге зур тантанада 1985 елдан Түбән Кәчи мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирүче мөгаллим Зоя Мурзаковага да мәртәбәле “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелде. 


–     Мондый зур исемне алу, билгеле, шатлык. Шул ук вакытта әлеге бүләк – укучыларым, иң кыйммәтлесен – сабыйларын миңа ышанып тапшырган ата-аналар алдында  тагын да зуррак җаваплылык тоюга сәбәп ул. Мин хезмәттәш-ләремнән, остазларымнан күп нәрсәгә өйрәндем. Шулай да үз өстеңдә эшләүгә тагын да ныграк укучыларым йогынты ясый дип әйтә алам. Синнән үрнәк алырга тырышуларын, бертуктаусыз яудырган кызыксынулы сорауларына җавап эзләү үзеңә дә замана белән алга барырга зур этәргеч ясый, – дип, фикерләре белән уртаклашты Зоя Мурзакова. 


Укытучылар безгә әхлак тәрбиясе, мәктәп белеме бирә. Ул зур җаваплылык һәм эшеңне аеруча нык яратуны таләп иткән белгечлекләр исемлегенә кертелә. Шуңа мөгаллимнәрнең тырыш хезмәте бәяләнү – сөенеч ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев